ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2013 ел
чәршәмбе
Районда "Иң төзек чишмә" конкурсы игълан ителде.
Узган атнада район юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 76 очрагы теркәлгән.
Май аенда яңа туган балалар хисабына район халкы 17 кешегә арткан.
29-30 майда район үзәк хастаханәсе йортында  Республика кан салу станциясенең күчмә пункты эшләде.
"Россельхозцентр"ның район бүлегенә яфрак диагностикасы җиһазы кайтты.
2 июньдә,  якшәмбе көнне Сихтермә-Хузангай авылында урта мәктәп стадионында  чуаш халкының милли бәйрәме Ака-туй булды. Аны "Хузангай" кооперативы оештырды. Бәйрәм күп халык катнашында, зур әзерлек белән, бик җанлы һәм эчтәлекле үтте.

31
май, 2013 ел
җомга
Түбән Әлки урта мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары командасы "Хәвефсез тәгәрмәч" республика конкурсында өч призлы урын яулады.
Рәфәс Билалов җитәкчелегендәге әлеге команда район бәйгесендә беренчелекне алган иде. Яшь  юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары оешуның 40 еллыгына багышланган быелгы республика бәйгесе исә
Яр Чаллы шәһәрендә узды. Һәрвакыттагыча, безнең яшь инспекторлар анда үзләренең осталыгын һәм яхшы әзерлеген күрсәттеләр.
2 июньдә, якшәмбе көнне, Сихтермә-Хузангай авылында Сабан туе була.
Карга авылы мәдәният йорты бинасында капиталь ремонт башланды.
Үз эшеңне ачу мөмкинлеге тугач, күпләр алып-сату кәсебенә кереште. Продукция җитештереп сату белән санаулылар гына шөгыльләнә. Әмма, аз булса да, районыбызда җитештерү белән мәшгуль эшкуарлар бар. Шундыйларның берсе – Базарлы Матактан Тәлгать Әхмәтшин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International