ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2013 ел
җомга
21 июньдә чираттагы Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм көне үткәрелә.
Соңгы ун көндә шәхси хуҗалыклардан 224 тонна сөт җыелган.
Иртәгә, 8 июньдә, "Яшь имәннәр" лагере янындагы үзәнлектә район Сабан туе була.
Авыл хезмәтчәннәре сенажга салу максатында күпьеллык үләннәрне чабуга кереште. Карга һәм Юхмачы терлекчелек комплексларындагы сенаж базларына тапатылган яшел массаны ташу эшләре бара. Районда бүгенгә 1200 гектар мәйданда күпьеллык үләннәр чабылды, 2200 тонна сенаж массасы хәзерләнде.
Озак вакыт яңгырлар  булмау сәбәпле, урманнарда янгын чыгу куркынычы туды.
Бу көнне иртәдән төрледән-төрле җиңел машиналар асфальт юлдан Бибай Чаллысы ягына очты гына. Авылда – күңелле җанлылык, күп сәүдә нокталары килеп эшли башлаган. 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә Бибай Чаллысында нинди бәйрәм соң бу?
Бик тә күркәм тантана – шәҗәрә бәйрәме үткәрде авыл халкы. Авыл клубы янындагы зур стендларда матур итеп Бибай Чаллысының нәсел шәҗәрәләре, кешеләрнең исемлекләре урнаштырылган. Анда шулай ук авылның 1897 һәм 1905 еллар карталары, 1892 елгы  җәмигъ мәчете проекты урын алган, анда эшләгән имамнарның исемнәре күрсәтелгән.

6
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Узган атнада "Кызыл Шәрык-Агро" басуларында чәчелгән мәйданнарны кабул итү булды. "Восток Зернопродукт" ЯАҖ генераль директоры урынбасары Илдар Дәүләтшин җитәкчелегендәге комиссия, барлык отрядлар басуларында йөреп чыгып, чәчүлек мәйданнарының торышына бәя бирде, кимчелекләрне күрсәтте. Комиссия составында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җир эшкәртү буенча консультанты Фәргать Зәкиев, "Россельхозцентр"ның ТР буенча район бүлеге җитәкчесе Рафик Сафин да бар иде. Кабул итүдә отрядларның баш агрономнары катнашу аларга  үзара тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеген дә тудырды.
Балаларны яклау көне алдыннан Хәйруллинның Хәйрия фонды Казан, шулай ук Спас, Югары Ослан, Яшел Үзән, Әлки һәм Алексеевск районнарында яшәүче балалар өчен тылсымлы бәйрәм бүләк итте.
Узган 2012 ел тарихи-мәдәни мирасыбыз елы иде. Хәер, туган төбәгебезнең, халкыбызның тарихын өйрәнү, ата-бабаларыбыздан калган кыйммәтле мирасны барлау эше беркайчан да тукталырга тиеш түгел.
Бүген мин райондашларыма Әлки төбәгенең горурлыгы булган тарихчы, этнограф, данлыклы археограф, мөгаллим Сәид Вахиди турында сөйлим. Быел аның тууына 126 ел тулды. Ташбилгедә Сәид Вахидинең рус-татар башлангыч мәктәбе ачып җибәрүенә исә былтыр 100 ел тулды.
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнен шимбә көнне район үзәгендә зурлап билгеләп үттеләр. Мәдәният йортында балалар өчен район башкарма комитеты, "Кайгырту" социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Балалар иҗаты йорты һәм үзешчәннәрнең күмәк тырышлыгы белән сабыйлар өчен зур бәйрәм оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International