Августның соңгы ункөнлегендә шәхси сектордан алдагы декада белән чагыштырганда 442 килограммга кимрәк сөт хәзерләнгән.
Атна башында Россия киносы көне билгеләп үтелде.
«Әфганнан Чечняга чаклы» вокаль-инструменталь ансамбле Димитровград шәһәрендә солдат җырлары фестивалендә катнашты.
1 сентябрь – Белем көне уңаеннан муниципаль район башлыгы, район советы рәисе Фердинат Дәүләтшин мәгариф хезмәткәрләрен һәм барлык укучыларны әлеге бәйрәм белән котлады.
Августның мул яңгырлары да, алардан соң килгән кояшлы көннәр дә көзге чәчү белән шөгыльләнүче игенчеләр өчен кулай шартлар тудыра. Район басуларында киеренке эш дәвам итә, чөнки киләсе ел уңышына эшли хәзер механизаторлар.
24-26 август көннәрендә республиканың ветераннар һәм яшьләр делегациясе башкалабыз Мәскәүдә булып кайтты. Делегация составында безнең район вәкилләре дә бар иде.
Дүшәмбедә терроризмга каршы тору буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы булып үтте.
Базарлы Матак урта мәктәбенең татар теле укытучысы Гөлнур Гатауллина һәм гимназиянең инглиз теле укытучысы Гөлназ Шәрипова Казанда Татар яшьләре форумында катнашалар.
Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүче Анна Дмитриевна Кирпичева һәм Софья Никитична Григорьева 90 яшьлек юбилейлары уңаеннан РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатына лаек булдылар.
30 август – Татарстан Республикасы көне уңаеннан муниципаль район башлыгы, район советы рәисе Фердинат Дәүләтшин барлык әлкилеләрне котлады.