Район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәләре, башта төрле фәннәр буенча секцияләр эше формасында үтеп, пленар утырыш белән тәмамланды. Һәм анда үткән уку елында башкарылган эшләр, ирешелгән уңышлар турында гына сөйләшмичә, җитешсезлекләр турында да җитди сүз булды.
Терлекчелек биналарын кышлату чорына әзерләү буенча хуҗалыкларда зур эш алып барыла.
Мәгариф белән бәйле сораулар буенча хокукый ярдәм күрсәтү өчен 28-29 августта кайнар линия эшләячәк.
Районның 8 кешелек җыелма командасы ел саен үткәрелә торган Батырлар бәйгесендә катнашты.
17-19 августта физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең җиңел атлетика буенча республика беренчелегенә ярышлар булып үтте.
Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы элегрәк райондагы иң зур оешмадан булып, анда колхоз һәм совхозлар эшчеләре, инженер-техник хезмәткәрләр, башка бик күп кешеләр әгъза булып торды. Профсоюз юлламасы белән төрле шифаханәләрдә ял итеп кайту гадәти хәл булган ул вакытлар инде онытылып бара. Әмма авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең һөнәри берлеге әле дә бар, “яши” һәм эшли.
20 августтан 20 сентябрьгә кадәр “Игътибар – балалар!” республикакүләм профилактика акциясенең икенче этабы кысаларында балалар катнашында юл һәлакәтләрен булдырмау өчен күп төрле чаралар күреләчәк.
Ярминкәдә – мәктәпләрнең хезмәт җимешләре
Укытучыларның август киңәшмәләре көннәрендә мәктәп яны участокларында, мини-фермаларда үстерелгән яшелчә һәм җиләк-җимешне, җитештерелгән продукцияне алып килеп, район үзәгендә ярминкә үткәреп алу матур традициягә әйләнде. 22 августта үткәрелгән шундый ярминкәне быел ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Гүзәлия Миншина да күреп китте.
Районда фельдшер-акушерлык пунктлары яңарыш кичерә. Беренчел медицина ярдәме учреждениеләре төзү һәм ремонтлау буенча республика программасы кысаларында быел өч авылда – Югары Матакта, Түбән Колчурино һәм Түбән Әлкидә яңа ФАП биналары төзеләчәк. Ә Иске Матак, Татар Борнае, Югары Әлморза, Югары Кәчи, Түбән Биктимер, Төгәлбәй һәм Югары Әлки авылларындагы ФАПларга исә капиталь ремонт үткәрелә.