Җир участокларын, шәхси йортларны “дача амнистиясе”нә таянып теркәү мөмкинлегеннән күпләр файдаланырга өлгерде инде.
Изге Рамазан аенда мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре авыл мәдәният йортларында ифтар кичәләре үткәрәләр.
Шимбә көнне район үзәгендә һәм авылларда Физкультурачылар көненә багышланган спорт чаралары үткәрелде.
Базарлы Матакта Кояшлы урамы буенча узучы автомобиль трассасына яктырткыч фонарьлы баганалар утыртылды.
“Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” хәйрия акциясе районда быел җиденче тапкыр үткәрелә, һәм ул балаларына яңа уку елына әсбаплар, кием-салым алырга җыенучы әти-әниләр өчен чын мәгънәсендә ярдәм булып тора. Дөрес, әлеге акция уңаеннан төрле фикерләр ишетелә. Әмма бездә бу матур гамәл турында артык сүз сөйләргә урын калдырмыйлар: 1 сентябрьдә беренче тапкыр укырга барачак малайларның-кызларның барысына да эшмәкәрләр, җитәкчеләр, депутатлар һәм башка игелекле кешеләр ярдәмендә сатып алынган портфельләр тапшыралар.
Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын субсидияләү программасы эшли башлау белән бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Инвестиция үсеше агентлыгы кече һәм урта бизнес субъекларына дәүләт ярдәме программалары буенча күчмә киңәшмәләр оештыра.
Районда яшь маллар өчен яфрак азык хәзерләү дәвам итә.
Узган атнада районыбыз кооператорлары Кулланучылар кооперациясе көнен билгеләп үттеләр.
Иртәгә әлкилеләр Пенза шәһәрендә Сабан туе үткәрүдә катнаша.
Күптән түгел генә оешкан эшмәкәрләр советы 11 июльдә беренче утырышын уздырды.