“Халык контроле” дәүләт хакимияте органнарының Татарстан гражданнары белән үзара хезмәттәшлек итү системасы ул. Әлеге программа интернетта дәүләт хезмәтләре порталы кысаларында эшләтеп җибәрелде. Ул халыкка республика һәм муниципаль хакимият органнары белән яңа форматта, ягъни интерент челтәрендә аралашып, хезмәттәшлек итү мөмкинлеге бирә.
Система ТР Президентының УП-408 нче санлы “Татарстан Республикасының “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы турында”гы 2012 ел, 1 июнә указы нигезендә төзелде.
28 июнь район мәдәният йортында наркотикларга каршы көрәш көненә багышланган марафон булып узды.
Иске Тахтала мәктәбенең 10 укучысы “Чуаш карлыгачы: тел белеме һәркем өчен!” дип аталган бәйге-уенда катнашып, диплом һәм сертификатларга ия булганнар.
Үзешчән сәнгать белән шөгыльләнүчеләр күп бездә: җырчыларыбыз да бар, биючеләр дә җитәрлек. Әмма “Әфганнан Чечняга кадәр” дип аталган вокаль-инструменталь ансамбль башкалардан бөтенләй аерылып тора. Исемепннән үк күренгәнчә, агсамбльнең репертуарын нигездә хәрби-патриотик җырлар тәшкил итә.