ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2012 ел
җомга

Быел 18 июньдә кичке сәгать сигезләр тирәсендә Югары Әлморза авылындагы бер йортта асылынган хәлдәге ир-ат мәете табылды.

6 июльдә төш вакытларында Хузангай авылыннан 400 метр чамасы ераклыктагы ясалма сулыктан 1969 елгы М.ның мәете чыгарыла.

Эчүчелекнең беркемне дә яхшылыкка китермәве күптәннән мәгълүм. Чәркәне яшәвенең мәгънәсе иткән  кешеләр хезмәт урынында да эшне артка сөйри, гаиләсенә, якыннарына да хәсрәт китерә, җәбер-золым күрсәтә. Җинаятьләрнең дә күпчелеге эчкән баштан кылына. “Яшел елан” белән дуслык кешелексезлекнең, әхлаксызлыкның иң соңгы чигенә - ата белән улның бер-беренә пычак күтәрүенә кадәр илтеп җиткерә икән…

Краснодар краеның Крымск шәһәре халкы коточкыч бәлагә дучар булды. 6 июльдән 7 сенә каршы төндә биредә берничә сәгать эчендә  ике айлык норма яңгыр явып, Крымск су астында кала. Өч метр биеклектәге дулкын шәһәр өстенә шундый көчле ташкын булып килә ки, зур КамАЗ машиналарын да алып кына очыра. Бу каза йөзләгән кешеләрнең  гомерен өзде, саулыгына зыян салды, меңнәр йортсыз-җирсез, бернәрсәсез урамда калды.

Бу авыр көннәрдә бөтен Россия халкы Крымск шәһәрендә яшәүчеләргә ярдәмгә килде. Әлкилеләр дә бу изге эштә читтә калмый.

Суд эскәмиясенә утырган, гаебе исбат ителгән кешеләрнең берсен дә күңел акламый. Әмма аеруча нәфрәт, җирәнү тойгысы уята торган җинаятьчеләр бар. Шундыйларның берсе – әле июнь азагында гына җинаять эше район судында каралган Илфат Мусин. Суд аңа кырыс җәза бирде.  ТР Югары суды да  Әлки район судының хөкем карарын үзгәрешсез калдырды.

 

Кешенең торагы кагылгысыз. Бу РФ Конституциясендә  беркетелгән. Әлеге законны бозган өчен җинаять җаваплылыгы каралган.


6
июль, 2012 ел
җомга

Маллар өчен кышкыга азык хәзерләү – бүген иң мөһим мәсьәлә. Чөнки җәмәгать терлеге һәм шәхси хуҗалыкларда асралучы терлекләрне кыш буена җитәрлек азык белән тәэмин итү өчен хәзер иң кулай вакыт.

Һәр көнне кадастр палатасына дәүләт хезмәтләренә ихтыяҗы булган өч меңнән артык кеше мөрәҗәгать итә. Болар – риэлторлар, күчемсез милек хуҗалары, варислар яки аларның вәкилләре. Һәрберсе үз максаты белән мөрәҗәгать итә: кемдер мирас рәсмиләштерә, күчемсез милекне хосусыйлаштыра, кемдер үз участогы чикләрен ачыклый яисә җир белән бәйле бәхәсләрне җайга сала.

Июнь аеның һәр декадасында индивидуаль сектордан 200 тоннадан артык сөт хәзерләнгән. Район өчен рекорд булса да, әлеге күрсәткеч чик түгел.

–Үз эшеңнең чын остасы булу өчен әлеге һөнәр буенча диплом алу гына җитми, хезмәтеңне чынлап торып яратырга, аңа күңелеңне бирергә һәм өйрәнгән-ирешкәннәрең белән канәгатьләнеп, тукталып калмаска, ә бәлки, белгәннәреңне тирәнәйтеп, күнекмәләреңне камилләштереп эшләргә дә эшләргә кирәк. Мин моны үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм,–бу сүзләрне Кошки авылында яшәүче һәвәскәр умартачы Николай Лукояновтан ишеттем мин.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International