ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2012 ел
шимбә

Түбән Кәчи авылы егете Константин Ивановка әле нибары 20 яшь кенә тулып килә. Әмма ул инде үзе өчен бик тә җәваплы адымнар ясарга, карарлар кабул итәргә өлгергән. Шуларның берсе һәм, мөгаен, иң җаваплысыдыр, алдагы берничә елын Россия Кораллы Көчләренә багышларга.

 

Карга авылы Сабантуйлары ел саен шаулап-гөрләп, бик күркәм булып үтә.  Аны оештыруга күп көч куялар биредә. Билгеле, Сабантуйны уздыруга матди ярдәм күрсәтүчеләр булу да  үзенекен итә. Ел саен авылдашларына бәйрәм үткәрергә “Алексеевскдорстрой” җәмгыятенең генераль директоры Фоат Вәлиев булыша. Быел Сабантуйны оештыруга матди ярдәм күрсәтүчеләр арасында шулай ук Рәфкать Мифтахов (ул күрше Алексеевск районында район башлыгы урынбасары булып эшләде), КАзанда яшәүче, ел саен авыллары  Сабантуена кайтып йөрүче Сәлим, Мансур һәм Әнәс Латыйповлар, шушы авыл кияве Әнәс Фәттахов та бар иде.

Татарстан юлларында балалар катнашында аварияләр әледән-әле булып тора. Елның дүрт аенда шәһәрләр урамнарында, республика юлларында 16 яшькәчә балалар катнашында 130 юл-транспорт хәлакәте теркәлеп, аларда 6 бала һәлак булды (дүртесе–пассажир, икесе–җәяүле).

Үткән ел белән чагыштырганда куркыныч саннарның артуы күренә: аварияләр 11,5 процентка, һәлак булган балалар икегә, яраланучылар 12,3 проңентка арткан.

Хуҗалыкларда терлек азыгы хәзерләү дәвам итә. Быелгы яз һәм җәй азык культуралары өчен уңышлы килде, дип әйтергә була. Чөнки вакытында яуган яңгырлар һәм җылы кояшлы көннәр үләннәргә күзгә күренеп үсәрлек шифа бирә.

Елның иң ямьле вакыты – җәйне балалар аеруча көтеп алалар. Шулай булмыйча, җәй көне аларны бик күп маҗаралар, күңелле сәфәрләр көтә бит.

Уку елын тәмамлаган балалар, үсмерләр кайда, ничек ял итә соң? Малайлар һәм кызларның җәйге ялы ничек оештырыла?

Язгы кыр һәм бакча эшләре тәмамлангач, халкыбыз Сабантуй үткәреп, күңел ачып ала. Милли бәйрәмебезне Түбән Әлки авыл җирлегендә яшәүчеләр дә матур итеп үткәрә беләт. Ата елганың яшел чирәмле ярында, бек агачлар ышыгында уздырыла ул. Быелгы Сабантуйга һәркем күтәренке күңел белән килде, чөнки язы матур,  җәе өметле, кырларда бөртеклеләр дә, азык культуралары да мул уңыш вәгъдә итеп, үсеп утыралар.


18
июнь, 2012 ел
дүшәмбе

Район хуҗалыклары терлек азыгы хәзерләү белән мәшгуль – 20 мең тонна яшел масса сенажга салынды, 2 мең тоннага якыг печән хәзерләнде.

Сабантуеның матур бер бизәге –атлар чабышы. Кайберәүләр Сабантуйга да да бит шушы көч һәм җитезлек ярышын карар өчен генә дип аталап килә. Быелгы сабантуйда да мәйданга җыелучыларның кимендә яртысы иркен кырда төзелгән ипподромга – сылу, елгыр атлар чабышын карарга ашыкты.

 

Сабантуй. Бу бәйрәмне барыбыз да зарыгып, матур күлмәкләр алып, алдан әзерләнеп каршылыйбыз. Сабантуй иртәсендә күтәренке кәеф белән җәяүлесе, машиналысы мәйданга агыла.

 


13
июнь, 2012 ел
чәршәмбе

Үткән атнада “Хузангай” кооперативында кече Сабантуй үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International