ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2012 ел
җомга

26 майда район мәдәният йорты хезмәткәрләре Лаеш районы Никольское авылында  “Каравон” рус фольклор фестивалендә катнаштылар.

Авылда гомергә табиблар җитешмәде, яхшы доктор алтын бәясенә йөрде. Бүген дә әле авыл медицина учреждениеләре югары профессиональ белемле кадрларга кытлык кичерә. Күпьеллык бу проблеманы хәл итү максатында хөкүмәт авылга эшкә кайтучы яшь табибларга миллион сум күләмендә компенсация түли башлады. Әлеге программа 2011-2012 елларда гамәлдә

Карга сөтчелек комплексы янындагы азык утарында яңа уңыштан беренче сенаж базын тутырдылар. Көн-төн эшләп, арыш массасын базга салуны мөмкин кадәр кыска срокта төгәлләргә тырыштылар. Шулай эшләгәндә генә сенажның сыйфаты әйбәт була.

Җәйнең беренче көнен 1949 елдан бирле дөнья халкы балаларны яклауга багышлый. Нәкъ шул елда Халыкара хатын-кызлар демократик федерациясе үзенең  чираттагы сессиясендә планетаның төрле илләрендә яшәүче нәни халык – балаларның тормыш-көнкүреш шартларына, аларның сәламәтлегенә, сәләтләрен үстерү мөмкинлекләренә һәм башка бик күп аспектларга кагылышлы мәсьәләләрне караганнан соң, дөнья җәмәгатьчелегенең булган проблемаларга игътибарын юнәлтергә кирәк дип таба. Шул сәбәпле календарьга  балаларга багышланган махсус дата кереп кала да.

Үткән атнада китапханәчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Башка елларда бу көнне семинарлар, җыелышлар уздырылса, быел ул “Минем һөнәрем – китапханәче” дигән бәйге белән үзенчәлекле булды.


30
май, 2012 ел
чәршәмбе

Эш бирүче рөхсәте белән хезмәткә җәлеп ителеп,  хезмәт килешүе буенча үз вазыйфаларын үтәгәндә, шулай ук оешма территориясендә һәм аннан читтә эш бирүченең заданиесен үтәгәндә, шул исәптән командировкаларда, эш бирүче транспортында хезмәт урынына барганда яисә аннан кайтканда кеше имгәнсә я исәнлегенә зарар килсә, һәм бу аны бүтән эшкә күчерү  зарурлыгын тудырса, вакытлыча һәм озакка профессиональ хезмәткә яраклылыгын югалтуга я булмаса үлемгә китерсә – бу производствода бәхетсезлек очрагы булып санала.

Узган айда район халкына шәхси хуҗалыклардан тапшырылган сөт өчен 5 миллион сумга якын акча таратылган. Ә ел башыннан бирле халыкка сөт сатудан (гаилә фермаларын да кертеп) 13 миллион 335 мең сумнан артык акча кергән. Соңгы ункөнлектә индивидуаль сектордан 200 тоннага якын сөт тапшырылды. Бу алдагы ункөнлектәгедән дә, узган елның шул чорындагыдан да шактый күбрәк.

-Тәҗрибәмнән, үземнең тормышымнан чыгып шуны әйтәсем килә: бүгенге көндә хуҗалыкта сыер асрау – бик отышлы эш. Ләкин берне генә түгел, ким дигәндә ике сыер тоту яхшы. Шулай иткәндә, сөт гаиләнең үзенә дә җитә, артыгын сатып, азмы-күпме акча эшләргә дә мөмкинлек була. Әле бит соңгы елларда дәүләт тә сыер тотучыларга алды белән тора – төрле программаларны бер-бер артлы уйлап чыгарып кына торалар. Шуңа күрә мин авылыбыз халкын да шуңа өндим – һәр йортта ким дигәндә ике баш сыер асрагыз, дим, –Виталий Советников бу сүзләрне шулкадәр ышанып, нык итеп әйтә ки, бүгеннән аның үрнәгенә иярерсең дә, сыер я, һич булмаса, теше бозау алып җибәрерсең!

26 майда, кече һәм урта эшмәкәрлек көне уңаеннан, районыбызга Казаннан делегация килде. Башкаладан алып район үзәгенә кадәр бөтен юлны делегация вәкилләре велосипедларда уздылар. Районыбыз территориясенә кергәч әлеге “ике көпчәкле транспорт” колоннасына үзебезнең велосипедчы егетләр дә кушылды.

Россия Тикшерү комитеты Татарстан Республикасы Тикшерү идарәсенең Чистай районара тикшерү бүлеге быелның 6 апрелендә Базарлы Матакның Совет урамында булган үтерү факты буенча кузгатылган җинаять эшен алдан тикшерүне төгәлләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International