ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2012 ел
пәнҗешәмбе

-5 майда финал уеннары белән мини-футбол буенча I район чемпионаты тәмамланды. Чемпион исеме өчен иң көчле 4 команда көрәште.


27
апрель, 2012 ел
җомга
“Әлки урманчылыгы” дәүләт бюджет учреждениесе урман утырту белән мәшгуль.
Кырлайда булып кайттык
Бөек шагыйребез, үзенең аһәңле шигырьләре белән һәрберебезнең күңелендә кечкенәдән үк урын алган Тукаебызның иртәгә туган көне. Гомумән, апрель – һәр татар өчен Габдулла Тукай ае, шигърият ае ул. Менә шуңа күрә дә без, “Әлки хәбәрләре” газетасы хезмәткәрләре, карлар эреп, ташу булып аккан көннәрнең берсендә, республикабызның төнъягына – Арча районы Яңа Кырлай авылына юл тоттык.
Кешеләрнең хезмәт хокукларын саклау – прокуратураның мөһим бурычларының берсе. Район прокуратурасы бу мәсьәләгә гаять зур игътибар бирә, оешмаларда, предприятиеләрдә даими төстә планлы тикшерүләр үткәрелә. Хокук мөнәсәбәтләренең бу өлкәсендә законлылыкның торышын канәгатьләнерлек дип бәяләп була.
“Хокук хәбәрләре” сәхифәсенең март санында “Алдап кесә калынайтырга уйлаган” дигән материал басылган иде. Анда “Лидер” авыл хуҗалыгы куллану-эшкәртү кооперативы рәисе Рәшит Мусин кылган җинаять хакында сүз барды.
Быелның мартында Әлки район суды Р.Мусиннан акча средстволарын түләтү турында район прокуроры искы буенча гражданлык эшен карады.

18
апрель, 2012 ел
чәршәмбе

Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты директоры Владимир Кузнецов ТР Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Хуҗалык итүнең нинди генә формасын сайласак та, терлекчелектә көтүне яңартуны һәм ясалма орлыкландыруны оештыру төп бурыч булып тора. Соңгысы авыл хуҗалыгы терлекләрен үрчетүнең иң отышлы алымы, аның табигый каплату белән чагыштырганда өстенлекләре күп. Әлеге методны кулланганда бер нәселле үгез ярдәмендә күбрәк сыерны каплатып, терлекләрнең нәсел һәм җитештерүчәнлек сыйфатларын тиз арада яхшыртырга мөмкин.
Самолетлар кырларны ашлый
Язгы кыр эшләре көннән-көн куәт ала бара. Басуларга ашлама кертелә, тырмалауга керешүче хуҗалыклар бар. Чәчүдә катнашасы техниканы тагын бер кат тикшереп чыгу зарур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International