ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

22 июнь – Бөек Ватан сугышы башланган көн. 


21
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Карга – районыбызның иң төзек авылларының берсе. Биредә клуб, мәчет һәм башка социаль объектлар ремонтланган, бик матур парк та бар. Тик менә зираттагы хуҗалык өе моннан 20 ел элек төзелгән килеш торган. Халык җыенында уртага салып сөйләшкәч, һәр йортта 500 әр сум акча җыеп, бу бинаны ремонтларга карар кылганнар. 

Район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев әйтүенчә, гает намазы 25 июнь таңында, кояш чыгып ярты сәгать узганнан соң укылачак. Татарстан Җөмһүрияте Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин боерыгы белән гает намазы иртәнге 3 сәгать 30 минутта укылырга тиеш. Шулай итеп, мөселманнар өчен иң кадерле айларның берсе рмазан тәмамланып килә.

Яңа Салмандагы “Каенкай” балалар приютында өч өлештән торган зур чара үткәрелде. 

Башта шушы приютта вакытлыча яшәп торучы балаларның әти-әниләрен чакырып, алар белән укулар уздырдылар.

 


20
июнь, 2017 ел
сишәмбе

Түбән Әлкидә үзара йөкләнгән салым акчасын кулланып урам юлларын тәртипкә китерәләр.

Наркотик матдәләрнең законсыз әйләнешенә каршы көрәш йөзеннән полиция хезмәткәрләре “Мәк” операциясе үткәрәләр.

Ел саен 22 июньдә илебездә Хәтер һәм кайгы көненә багышлап илебездә “Хәтер шәме” акциясе үткәрелә.

Базарлы Матак мәктәбенең “Чудаки” экология отряды Мәскәүдә үткән Бөтенроссия конкурсында җиңү яулап кайттылар. 

Мәктәпнең биология укытучысы Гүзәл Гаязова җитәкләгән отрядны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов котлады.

 


19
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Россия көне уңаеннан Базарлы Матакта эшләп килүче “Патриот” клубы кадетлары хәрби уеннарда катнаштылар.

издән Югары Матак һәм Чуаш Шәпкәсе авылларында электр элемтәсенең сыйфаты бик нык яхшырачак, чөнки Иске Матактан бу авылларга оптик җепселле үткәргечләр сузыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International