ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2015 ел
сишәмбе
“Кызыл Шәрык-Агро” хуҗалыклары Нурлат тимер юл станциясеннән минераль ашлама кайтаралар.
Гүзәл затларыбыз Казанда "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы" республика бәйгесенең йомгаклау тантанасында катнаштылар.
Югары Әлморза авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Разия апа Гатауллина районның иң өлкән кешеләреннән берсе. Бу дөньяда тугыз дистә елдан артык гомер итеп, ачысын да, төчесен дә күп күргән ул.
Көне дә искиткеч матур иде. Күпләр бу көнне «Яшь имәннәр» балалар савыктыру лагере янында оештырылган чаңгы шуу мөмкинлегеннән файдаланып, саф һавада рәхәтләнеп ял иттеләр.
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен җыелган бурычларны  түләтү белән суд приставлары шөгыльләнә.
Безнең авылда гомер озынлыгы бер гасырга тулган әби бар хәзер. Әле генә, 3 март көнне, Сабиха әбекәйгә нәкъ 100 яшь тулды. Аны туган көне белән Россия Президенты да котлаган икән. Ә котлау хатын, әлкилеләр исеменнән җылы теләкләрне һәм бүләккә дигән йомшак юрганны юбилярга район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин үзе илтеп тапшырды.
Мартның беренче ункөнлегендә халыктан 173,8 тонна сөт җыеп эшкәртүчеләргә тапшырылган.

Ярминкә бер уйласаң, төрле кирәк-яракны сату һәм алу өчен оештырылган шул ук сәүдә базары инде ул. Әмма аның рухы бөтенләй башка! Ярминкә буласын ишетеп, базарны-кибетне бар дип тә белмәгән кеше дә урыныннан куба, мәйданга ашыга. Чөнки ярминкә кәефләрне күтәреп җибәрә торган бәйрәм дә, аралашу урыны да әле ул.

 

Авыл җирлекләре рейтингының февраль ае нәтиҗәләре буенча  Иске Алпар – беренче, ә Югары Колчурино иң ахырда.
Караңгы көзне, салкын кышны үткәреп җибәргәч, кояшлы язны каршылавы бигрәк күңелле инде. Шуның өстенә аның беренче бәйрәме – 8 Март та килеп җитте бит. Сөекле әниләребезгә, тормыш иптәшләренә, кызларыбызга, хәтта бакчага йөрүче нәни кызчыкларга да чәчәк бәйләмнәре, көтелмәгән бүләкләр вәгъдә итүче бу бәйрәм кәефләрне тагын да күтәреп, һәркемгә язгы ашкыну, яңа өметләр өсти бит.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International