ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2013 ел
чәршәмбе

"Хузангай" кооперативы 16 августка  районда беренчеләрдән булып бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар урагын төгәлләде.

16
август, 2013 ел
җомга
30 ел элек, консерватория тәмамлагач, Мирсәет Сөнгатуллин туган авылына кайтып мәктәп ишегалдында концерт куйган иде. Быел, 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткән җәйдә, ул кабат, бу юлы инде Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты буларак, моң чишмәсенең башы булган, үзенә җыр канатлары куйган туган төбәге Татар Борнаенда авылдашларына зур концерт күрсәтте. Бу авыл халкына гына түгел, бик күп әлкилеләр өчен чын җыр бәйрәме булды.
Иске Салман авылында яшәүче Мәрьям апа Әхмәтҗанова яңа өйле булды. Ул тиздән үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә җыена.  1939 елны хәрби хезмәткә алынган, аннан Бөек Ватан сугышы михнәтләрен, Суслонгер лагере газапларын кичкән ветеран Котдус Йосып улының тол хатыны ул Мәрьям апа. Котдус абый 1989 елны вафат булган. Мәрьям апага Ходай озын гомер, сәламәтлек биргән. Яңа өй аңа ветераннарның торак шартларын  яхшыртуга юнәлдерелгән дәүләт программасы нигезендә төзелде, аны  "Строитель и К" оешмасы җиткерде. Яңа өенең рәхәтен күреп саулык белән тагын-тагын да яшәсен иде әле Мәрьям апа.
Юл һәлакәтләренең никадәр кайгы-хәсрәт китерүен, япь-яшь гомерләрне өзүен, кешеләрне  инвалид итеп калдыруын, шулай ук күпме матди югалтуларга дучар итүен сөйләп торасы да юк. Һәм күпчелек очракта аварияләрне  юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү китереп чыгара. Тизлекне арттыру, каршы як хәрәкәт полосасына чыгу, иминлек каешларын эләктермәү, руль артына салмыш хәлдә утыру – болар бар да юл сәфәрен  фаҗигагә әйләндеререгә мөмкин.Юл һәлакәтләренең никадәр кайгы-хәсрәт китерүен, япь-яшь гомерләрне өзүен, кешеләрне  инвалид итеп калдыруын, шулай ук күпме матди югалтуларга дучар итүен сөйләп торасы да юк. Һәм күпчелек очракта аварияләрне  юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү китереп чыгара. Тизлекне арттыру, каршы як хәрәкәт полосасына чыгу, иминлек каешларын эләктермәү, руль артына салмыш хәлдә утыру – болар бар да юл сәфәрен  фаҗигагә әйләндеререгә мөмкин.
Районда быел игеннәр 47 мең 800 гектарда үстерелде. 15 августка шуның 30 мең 514 гектарында бөртеклеләр җыеп алынды. Уңыш барлык мәйданның 64 процентында җыеп суктырылган дигән сүз.
Районда 4,5 мең гектарда  борчак үстерелгән иде. Ул яңгырларга бик эләкмичә тулысынча җыеп алынды. Борчакның уңышы гектардан уртача 13,7 центнер тәшкил итте.

15
август, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Үткән атнада районда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 78 очрагы теркәлгән.
Республикада башлап эшләүче фермерларга ярдәм итү буенча 2012-2014 елларга исәпләнгән  программада катнашуга конкурс игълан ителде.

Базарлы Матакның 56 урамында баганаларга яктырткычлар куелган.
Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Сергей Ерыганов һәм аның урынбасары Әгъләм Тукмаков район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Бу олы бүләккә алар район территориясендә җинаятьләрне оператив ачу һәм хокук тәртибен тәэмин итү өчен лаек булдылар.
Казанда төзүчеләр көненә багышлап үткәрелгән бәйрәмдә – Сабан туенда безнең районнан да зур делегация катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International