ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
"Алексеевскдорстрой" акционерлык җәмгыяте белгечләре һәм эшчеләреннән бер төркем 27 нче Бөтендөнья Җәйге Универсиаданы ачу тантанасын күреп кайттылар.
Күп балалы гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге бирү дәвам итә: республикада 21466 гаилә җир сорап гариза тапшырганнар.
Район мәдәният йорты каршында оешкан "Әлки мишәрләре" ансамбле Азнакайда үткән "Чатыр тау җыены" республика фольклор фестивалендә катнашты.
Якташыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган журналист, язучы һәм мәсәлче Нәсих Тажиевның яңа китабы дөнья күрде.
Агымдагы ел уңышын җыеп алуда барлыгы 90 комбайн катнашачак.

10
июль, 2013 ел
чәршәмбе
Массакүләм мәгълүмат чаралары илнең төрле почмакларында энтеровируслы йогышлы авыруларның барлыкка килүе турында борчылып хәбәр итәләр. Россия Федерациясендә ел саен күзәтелә торган сезонлы авырулар бигрәк тә Кытай белән чиктәш районнар өчен характерлы – биредә хәтта үлем белән тәмамланган очраклар да сезон саен диярлек теркәлә.
Меңьеллык Казаныбыз берьюлы шулкадәр кунак кабул иткәне булды микән... Универсиада көннәрендә башкалабызга ерак һәм якын чит илләрдән тыш Рәсәйнең төрле төбәкләреннән дә делегацияләр килде. Аларны каршы алу Татарстан районнары вәкилләренә йөкләнде.
Башкалабыз Казанда 27 нче Җәйге Универсиада искиткеч кызык һәм онытылмаслык шоу белән башланып китте. Казан-Арена стадионында Россия һәм анда яшәүче халыкларга багышланган театрлаштырылган тамаша күрсәттеләр. Аның бер өлеше Татарстан башкаласы тарихын да чагылдырды.
Нинди хәл инде бу – Базарлы Матакның нәкъ үзәгендә кәҗәләр, сыер һәм сарыклар иркенләп йөри, әйтерсең, көтүгә чыкканнар. Утырткан агачлар һәм куакларга, карап үстергән чәчәкләргә зыян салалар, урамнарны пычраталар, гомумән, район үзәгенең "дәрәҗәсен" төшерәләр.
Быел IV Бөтенроссия авыл Сабан туе Пермь краеның Барда авылында узды. Әлеге олы бәйрәмдә зур делегация белән Татарстан да катнашты. Бөтендөнья татар конгрессы Урал ягында узган Сабантуйда республиканың һәр районыннан вәкил катнаштырырга тырышкан. Шулай итеп без – язучылар, шагыйрьләр, журналистлар, артистлар, җәмәгать эшлеклеләре бергә зур төркем булып, берничә дәү-дәү автобус белән еракка – Пермь крае Барда районына кузгалдык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International