ЯҢАЛЫКЛАР


17
июль, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген – 27 нче Җәйге Универсиаданың соңгы көне. Беренче ярышлары 5 июльдә үткән зур спорт бәйрәмен меңләгән кеше тамаша кылды, үзе яраткан спорт төре буенча ярышларны карап ләззәтләнде, төрле ил командалары һәм, билгеле инде, беренче чиратта Россия спортчылары өчен җан атты. Студентлар уенын күрергә дип, безнең районнан да күпләр Казанга барды. Без алардан Универсиада тәэсирләре белән уртаклашуларын сорадык.
Кырларда авыл хуҗалыгы эшләре дәвам итә. Кызганычка каршы, аларны башкарганда электр челтәре хуҗалыгы объектларының саклау зоналарында эшләү кагыйдәләре һәрвакытта да тиешенчә үтәлми. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре,  моны эшләргә закон буенча тиеш булсалар да, үзләренең гамәлләрен "Челтәр компаниясе" ААҖ белән килештермиләр. Нәтиҗәдә электр челтәрләре объектларына зыян килә. Аларны төзәткән һәм торгызган арада торак пунктлар, фермалар, ындыр табаклары һәм агросәнәгать предприятиеләре күпмедер вакытка электрсыз кала. Механизаторларның үзләренә дә куркыныч яный бит.

15
июль, 2013 ел
дүшәмбе
Татарстанның Икътисад министрлыгы агымдагы елның 30 октябренә кадәр Лизинг-Грант кысаларында субсидия бирү өчен заявкалар кабул итә.
Субсидияләргә түбәндәге юнәлешләрдәге чараларны тормышка ашыручылар өмет итә ала: төрле җиһазларны лизингка алганда беренче кертемне түләү; инновацион продукция эшләүче һәм тормышка ашыручы кече һәм урта эшмәкәрләргә ярдәм итү; электр хуҗалыгына тоташуны түләүгә, энергия саклау чараларына, энергетик тикшеренүләр үткәрүгә тотылган чыгымнарны субсидияләү. Заявкалар тапшыру тәртибе Татарстан Икътисад министрлыгы сайтында яхшылап аңлатылган, район газетасында да берничә тапкыр басылды.
9 июльдә мөселман календаре буенча Рамазан ае башланды. Мөселманнар уразага керделәр.
Үткән яртыеллыкта шәхси сектордан 2845 тонна сөт хәзерләнгән. Бу  узган ел күрсәткечләреннән 365 тоннага күбрәк.

12
июль, 2013 ел
җомга
Авыл хуҗалыгы формированиеләре алда торган урып-җыю эшләренә әзерме? Бөртек суктыру комбайннары тиешенчә ремонтланганмы? Эшне оештыруга кагылышлы башка таләпләр ничек үтәлә? 9 июл ьдә хуҗалыкларның урып-җыюда катнашачак техникасы тикшерелде, бер уңайдан әлеге сорауларга җавап та бирелде.
Бервакытта бирелә торган акчалата түләүләр алучыларга шулай ук социаль хезмәтләр җыемы да бирелә. Алар бу хезмәтләр җыемын акчалата яисә дарулар, ташламалар сыйфатында алалар.
Инвалидлар арасында туризм буенча Татарстан чемпионатын үткәрү матур традициягә әйләнде. Һәм ул менә икенче тапкыр инде безнең район территориясендә уза. Быел чемпионат 28-30 июнь көннәрендә үткәрелде.
Күлмәгеңне яңа вакытында, сәламәтлегеңне  яшь чагыңда сакла, дигән халык. Чынлап та дөрес бит: кешенең холык-фигыльләренә дә, белеменә дә, сәламәтлегенә дә нигез бала, үсмер чакта салына бит. Шуңа күрә нәрсәнең яхшы, я нәрсәнең яман, нәрсәнең файдалы, ә нәрсәнең зыянлы, хәтта ки куркыныч икәнлеген балаларыбызга кечкенә чакларыннан ук аңлатырга, күңелләренә салып куярга кирәк. Тормышларында яманлык белән очрашсалар, үзләрендә аңа каршы тора алырлык көч таба алсыннар иде.

11
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
"Алексеевскдорстрой" акционерлык җәмгыяте белгечләре һәм эшчеләреннән бер төркем 27 нче Бөтендөнья Җәйге Универсиаданы ачу тантанасын күреп кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International