28 июнь район мәдәният йортында наркотикларга каршы көрәш көненә багышланган марафон булып узды.
Иске Тахтала мәктәбенең 10 укучысы “Чуаш карлыгачы: тел белеме һәркем өчен!” дип аталган бәйге-уенда катнашып, диплом һәм сертификатларга ия булганнар.
Үзешчән сәнгать белән шөгыльләнүчеләр күп бездә: җырчыларыбыз да бар, биючеләр дә җитәрлек. Әмма “Әфганнан Чечняга кадәр” дип аталган вокаль-инструменталь ансамбль башкалардан бөтенләй аерылып тора. Исемепннән үк күренгәнчә, агсамбльнең репертуарын нигездә хәрби-патриотик җырлар тәшкил итә.
Түбән Кәчи авылы егете Константин Ивановка әле нибары 20 яшь кенә тулып килә. Әмма ул инде үзе өчен бик тә җәваплы адымнар ясарга, карарлар кабул итәргә өлгергән. Шуларның берсе һәм, мөгаен, иң җаваплысыдыр, алдагы берничә елын Россия Кораллы Көчләренә багышларга.
Карга авылы Сабантуйлары ел саен шаулап-гөрләп, бик күркәм булып үтә. Аны оештыруга күп көч куялар биредә. Билгеле, Сабантуйны уздыруга матди ярдәм күрсәтүчеләр булу да үзенекен итә. Ел саен авылдашларына бәйрәм үткәрергә “Алексеевскдорстрой” җәмгыятенең генераль директоры Фоат Вәлиев булыша. Быел Сабантуйны оештыруга матди ярдәм күрсәтүчеләр арасында шулай ук Рәфкать Мифтахов (ул күрше Алексеевск районында район башлыгы урынбасары булып эшләде), КАзанда яшәүче, ел саен авыллары Сабантуена кайтып йөрүче Сәлим, Мансур һәм Әнәс Латыйповлар, шушы авыл кияве Әнәс Фәттахов та бар иде.
Татарстан юлларында балалар катнашында аварияләр әледән-әле булып тора. Елның дүрт аенда шәһәрләр урамнарында, республика юлларында 16 яшькәчә балалар катнашында 130 юл-транспорт хәлакәте теркәлеп, аларда 6 бала һәлак булды (дүртесе–пассажир, икесе–җәяүле).
Үткән ел белән чагыштырганда куркыныч саннарның артуы күренә: аварияләр 11,5 процентка, һәлак булган балалар икегә, яраланучылар 12,3 проңентка арткан.