ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2012 ел
җомга

Краснодар краеның Крымск шәһәре халкы коточкыч бәлагә дучар булды. 6 июльдән 7 сенә каршы төндә биредә берничә сәгать эчендә  ике айлык норма яңгыр явып, Крымск су астында кала. Өч метр биеклектәге дулкын шәһәр өстенә шундый көчле ташкын булып килә ки, зур КамАЗ машиналарын да алып кына очыра. Бу каза йөзләгән кешеләрнең  гомерен өзде, саулыгына зыян салды, меңнәр йортсыз-җирсез, бернәрсәсез урамда калды.

Бу авыр көннәрдә бөтен Россия халкы Крымск шәһәрендә яшәүчеләргә ярдәмгә килде. Әлкилеләр дә бу изге эштә читтә калмый.

Суд эскәмиясенә утырган, гаебе исбат ителгән кешеләрнең берсен дә күңел акламый. Әмма аеруча нәфрәт, җирәнү тойгысы уята торган җинаятьчеләр бар. Шундыйларның берсе – әле июнь азагында гына җинаять эше район судында каралган Илфат Мусин. Суд аңа кырыс җәза бирде.  ТР Югары суды да  Әлки район судының хөкем карарын үзгәрешсез калдырды.

 

Кешенең торагы кагылгысыз. Бу РФ Конституциясендә  беркетелгән. Әлеге законны бозган өчен җинаять җаваплылыгы каралган.


6
июль, 2012 ел
җомга

Маллар өчен кышкыга азык хәзерләү – бүген иң мөһим мәсьәлә. Чөнки җәмәгать терлеге һәм шәхси хуҗалыкларда асралучы терлекләрне кыш буена җитәрлек азык белән тәэмин итү өчен хәзер иң кулай вакыт.

Һәр көнне кадастр палатасына дәүләт хезмәтләренә ихтыяҗы булган өч меңнән артык кеше мөрәҗәгать итә. Болар – риэлторлар, күчемсез милек хуҗалары, варислар яки аларның вәкилләре. Һәрберсе үз максаты белән мөрәҗәгать итә: кемдер мирас рәсмиләштерә, күчемсез милекне хосусыйлаштыра, кемдер үз участогы чикләрен ачыклый яисә җир белән бәйле бәхәсләрне җайга сала.

Июнь аеның һәр декадасында индивидуаль сектордан 200 тоннадан артык сөт хәзерләнгән. Район өчен рекорд булса да, әлеге күрсәткеч чик түгел.

–Үз эшеңнең чын остасы булу өчен әлеге һөнәр буенча диплом алу гына җитми, хезмәтеңне чынлап торып яратырга, аңа күңелеңне бирергә һәм өйрәнгән-ирешкәннәрең белән канәгатьләнеп, тукталып калмаска, ә бәлки, белгәннәреңне тирәнәйтеп, күнекмәләреңне камилләштереп эшләргә дә эшләргә кирәк. Мин моны үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм,–бу сүзләрне Кошки авылында яшәүче һәвәскәр умартачы Николай Лукояновтан ишеттем мин.

 

“Халык контроле” дәүләт хакимияте органнарының Татарстан гражданнары белән үзара хезмәттәшлек итү системасы ул. Әлеге программа интернетта дәүләт хезмәтләре порталы кысаларында эшләтеп җибәрелде. Ул халыкка республика һәм муниципаль хакимият органнары белән яңа форматта, ягъни интерент челтәрендә аралашып, хезмәттәшлек итү мөмкинлеге бирә.

Система ТР Президентының  УП-408 нче санлы  “Татарстан Республикасының “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы турында”гы 2012 ел, 1 июнә указы нигезендә төзелде.

Хлебодаровка мәктәп яны лагерына йөрүче укучылар районның туган якны өйрәнү музеенда экскурсиядә булдылар.
Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр урманга походка барганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International