Хуҗалыкларда терлек азыгы хәзерләү дәвам итә. Быелгы яз һәм җәй азык культуралары өчен уңышлы килде, дип әйтергә була. Чөнки вакытында яуган яңгырлар һәм җылы кояшлы көннәр үләннәргә күзгә күренеп үсәрлек шифа бирә.
Елның иң ямьле вакыты – җәйне балалар аеруча көтеп алалар. Шулай булмыйча, җәй көне аларны бик күп маҗаралар, күңелле сәфәрләр көтә бит.
Уку елын тәмамлаган балалар, үсмерләр кайда, ничек ял итә соң? Малайлар һәм кызларның җәйге ялы ничек оештырыла?
Язгы кыр һәм бакча эшләре тәмамлангач, халкыбыз Сабантуй үткәреп, күңел ачып ала. Милли бәйрәмебезне Түбән Әлки авыл җирлегендә яшәүчеләр дә матур итеп үткәрә беләт. Ата елганың яшел чирәмле ярында, бек агачлар ышыгында уздырыла ул. Быелгы Сабантуйга һәркем күтәренке күңел белән килде, чөнки язы матур, җәе өметле, кырларда бөртеклеләр дә, азык культуралары да мул уңыш вәгъдә итеп, үсеп утыралар.
Район хуҗалыклары терлек азыгы хәзерләү белән мәшгуль – 20 мең тонна яшел масса сенажга салынды, 2 мең тоннага якыг печән хәзерләнде.
Сабантуеның матур бер бизәге –атлар чабышы. Кайберәүләр Сабантуйга да да бит шушы көч һәм җитезлек ярышын карар өчен генә дип аталап килә. Быелгы сабантуйда да мәйданга җыелучыларның кимендә яртысы иркен кырда төзелгән ипподромга – сылу, елгыр атлар чабышын карарга ашыкты.
Сабантуй. Бу бәйрәмне барыбыз да зарыгып, матур күлмәкләр алып, алдан әзерләнеп каршылыйбыз. Сабантуй иртәсендә күтәренке кәеф белән җәяүлесе, машиналысы мәйданга агыла.
Үткән атнада “Хузангай” кооперативында кече Сабантуй үткәрелде.
Мәктәп музейлары арасында үткән республика конкурсында Югары Колчурино мәктәбе музее беренче урынны алды.
1 апрельдән 1 июньгә кадәр барган чисталык икеайлыгы дәвамында районыбызда байтак эшләр башкарылды.
Зур бәйрбәмне, бигрәк тә Сабан туен газета битләрендә ничек тасвирларга була? Бәйрәмгә хас күтәренкелекне, яшел аландагы җете матур төсләрнең төрлелеген, андагы күңелле шау-шуны, күптән күрелмәгән дусларның очрашкач, берара бер-берсен танымыйча торып, аннары шапылдатып кул бирешүләрен, кочаклашып сөенеч белдерүләрен нинди сүзләр белән сүрәтләргә икән? Бала-чаганың: “Әни, татлы мамык алыйк әле!”–дип олыларның итән-чабуын тартуын, сора-инәлеп я бераз мыжгырдан алып теләгенә ирешкәч шатланганын, үткән җәйдә әле дөньяда булмаган, берничә ай элек кенә туган сабыен беләгенә салып, туганнарына, дусларына күрсәтеп йөргән атаның горурлыгын ничек укучыга җиткерергә? Сабантуйның мең төсләрен шунда үзе булганнар гына бөтен тулылыгы белән күрә, сизә, татып карый. Елына бер килгән бу борынгы бәйрәмдә үзеңә катнашырга кирәк шул, җәмәгать!