ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2012 ел
дүшәмбе

26 май көнне безнең райондаКазан – Алексеевск – Базарлы Матак – Болгар юнәлеше буенча велоспорт сәяхәтендә катнашучылар тукталды. Аларга “Яшь имәннәр”  балалар сәламәтләндерү лагерындә футбол һәм волейбол ярышлары, район музеена һәм Алина спорткомплексына экскурсия үткәрелде.

 

25 май мәктәпләрдә уку елы бетүен белгертеп соңгы тапкыр кыңгырау чыңлады

ТР буенча Росреестр тарафыннан күрсәтелүче дәүләт хезмәтләре иң еш сорала торганнардан. Көн саен әлеге ведомство офисларына меңәрләгән кеше мөрәҗәгать итә.

Кагыйдә буларак, теге яки бу мәсьәлә буенча килүчеләр көннең беренче яртысында җыелалар: күпчелек халык әле дә ничек иртәрәк килсәм, эшем шулкадәр тизрәк бетәр дип уйлый. Киресенә юлыккач, вакыт әрәм итүләренә зарланалар.

Районда “КВ-Агро”  “Сельхозхимия” се техникасының  басуларга известь кертү машиналарын эштә сынау үткәрелде.

6 июньдә районда “Яңа бизнеска нигез салу һәм гамәлдәгесен модернизацияләү” темасына конференция була.

Районда соң культураларны чәчү төгәлләнеп килә.

Районыбызда  36  китапханә бар, аларда 52 китапханәче эшли. Быел Иске Тумба авылы халкы да китапханәле булды. Соңгы елларда 17 китапханә компьютерлар белән тәэмин ителде, алар барысы да интернетка тоташтырылган. Шуңа өстәп …җиһаз кайтарылган. Китапханәләр ел саен яңа китаплар белән тәэмин ителә. Быел, мәсәлән, 4 меңгә якын китап кайткан. Шулай ук начар күрүчеләр һәм сукырлар өчен “аудио китаплардан” файдалану мөмкинлекләре булдырылган. Хәзер алар рус һәм татар телендәге әдәбиятны рәхәтләнеп тыңлый алалар.

28 майда 11 нче сыйныфларда бердәм дәүләт имтиханнары башлана.

Авыл нәрсәдән башка яши алмый? Әлбәттә, сала халкының нормаль тормышын тәэмин итәрлек байтак әйберләрне санарга булыр иде. Әмма “авыл кешеләренең сәламәтлеген кайгырту, беренче медицина ярдәме күрсәтү” юнәлеше теләсә кайсы очракта беренчеләрдән аталачак. Ә авылда медицина хезмәте күрсәтүнең иң беренче баскычы – фельдшер-акушерлык пунктлары ул.

Бүген районыбызда 41 ФАП эшли. Аларның дистәгә якыны өчен яңа типовой биналар төзү күздә тотыла. Ә җиде фельдшер-акушерлык пунктында быел капиталь ремонт үткәреләчәк.


23
май, 2012 ел
чәршәмбе

Җиргә, йортка, фатирга хокукны теркәү – бу бик мәшәкатьле процедура байтак күчемсез милек ияләрен куркыта. Шуңа алар әлеге эшкә тотынырга ашыкмыйча, документлар рәсмиләштерүне яисә ярдәм сорап риэлторлык агентлыкларына, юридик консультацияләргә мөрәҗәгать итүне елдан елга чигереп торалар. Бу хезмәткә китә торган вакытны, финансларны киметеп һәм нервларны саклап та хокукка дәүләт теркәве турында таныклык алып буламы соң? Сәясәтчеләрнең дәүләт хезмәтләрен күрсәтү сыйфатын яхшырту, оперативлыгын арттыру турындагы вәгъдәләре ничек тормышка ашырыла?


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International