ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2012 ел
җомга

Россия Федераль салым службасының ТР буенча 1 нче районара инспекциясе физик затны (ИНН таныклыгын) яшәү урынындагы салым органында интернет аша электрон төстә  исәпкә кую турында гариза бирү мөмкинлеге хакында хәбәр итә.

Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалыннан язгы чакырылышта 20 егет армия сафларына алыначак.

15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә.

10 майда “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Әлки җирле бүлегенең унтугызынчы конференциясе булды.

Анда муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин “Бердәм Россия” партиясе региональ бүлегенең Казанда үтәчәк чираттагы конференциясенә делегат итеп сайланды.


10
май, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Тормышыбызда бер бәйрәм бар – аның тирән мәгънәсе, мөһимлеге мәңгелек һәм бәхәссез, аны олысы-кечесе мәйданнарга, һәйкәлләр янына җыелып, бергәләп бәйрәм итә. Бу көнне дәртле һәм моңлы көйләр, җырлар яңгырый, салют атыла, ә йөрәкләрне югалту ачысы, сагыну хисе телеп-телеп ала, юк-юк та күзләрдән энҗедәй яшь бөртекләре тәгәри. Җиңү бәйрәме, халкыбызның Бөек Җиңү көне бу.

Яр Чаллы шәһәрендә 3-5 май көннәрендә “Форпост” хокук бозуларны кисәтү отрядларының VII Республика  хәрби спорт слеты булып үтте.

Барлык ярышларда да призлы урыннар алып, Н.Дәүли исемендәге гимназия укучылары республиканың шәһәр һәм районнарыннан килгән 15 команда арасында I урынга лаек булдылар.

  “Форпост” беренче урында

-5 майда финал уеннары белән мини-футбол буенча I район чемпионаты тәмамланды. Чемпион исеме өчен иң көчле 4 команда көрәште.


27
апрель, 2012 ел
җомга
“Әлки урманчылыгы” дәүләт бюджет учреждениесе урман утырту белән мәшгуль.
Кырлайда булып кайттык
Бөек шагыйребез, үзенең аһәңле шигырьләре белән һәрберебезнең күңелендә кечкенәдән үк урын алган Тукаебызның иртәгә туган көне. Гомумән, апрель – һәр татар өчен Габдулла Тукай ае, шигърият ае ул. Менә шуңа күрә дә без, “Әлки хәбәрләре” газетасы хезмәткәрләре, карлар эреп, ташу булып аккан көннәрнең берсендә, республикабызның төнъягына – Арча районы Яңа Кырлай авылына юл тоттык.
Кешеләрнең хезмәт хокукларын саклау – прокуратураның мөһим бурычларының берсе. Район прокуратурасы бу мәсьәләгә гаять зур игътибар бирә, оешмаларда, предприятиеләрдә даими төстә планлы тикшерүләр үткәрелә. Хокук мөнәсәбәтләренең бу өлкәсендә законлылыкның торышын канәгатьләнерлек дип бәяләп була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International