Татарстан район һәм авылларында Сабантуй бәйрәме 10-12 июньдә узачак.
2 июньдә Югары Колчуринода чуаш халкының милли бәйрәме Уяв үткәрелә.
Базарлы Матак елдан-ел чикләрен киңәйтә тора: биредә яңа йортлар төзелә, озын урамнар барлыкка килә. Район үзәгендә яшәүчеләрнең саны да арта. Билгеле, бу уңай күренеш, шул ук вакытта көнкүрештә кайбер проблемалар да китереп чыгара. Шуның берсе – халыкны чиста су белән тәэмин итү.
Бүген районыбыз басуларында күбесенчә чүп үләннәргә, корткычларга каршы көрәш алып барыла, чәчелгән игеннәр тамырдан тукландырыла.
Юхмачы авылындагы “Кыңгырау” балалар бакчасына йөрүче сабыйлар өчен май бәйрәмнәре бик күңелле үтте. Безнең балалар бакчасына шәхси эшмәкәрләр Альтурович Василий һәм Евстигнеева Виктория күп төрле матур-матур уенчыклар һәм телевизор бүләк иттеләр.
“Кыңгырау” балалар бакчасы нәниләре мондый бүләкне беренче тапкыр кабул итте. Алар өчен бу бик сөенечле вакыйга булды. Шәхси эшмәкәрләргә алга таба да эшләрендә уңышлар телибез, сабыйларны шундый бүләкләр белән сөендергәннәре өчен чын күңелдән рәхмәтебезне газета аша җиткерәбез. Сезнең кебек мәрхәмәтле һәм ярдәмчел кешеләр күбрәк булсын иде.
Апрель кичләренең берсендә район мәдәният йортының халык театры Туфан Миңнуллинның “Син мине күрәсеңме?” дигән әсәре буенча эшләнгән ике пәрдәлек музыкаль комедия күрсәтте.
10 майга оператив мәгълүматлар буенча, районда сабан культуралары планлаштырылган барлык мәйданның 78 процентында чәчелде.
Бүген Әхмәт авылына чынлап та бәхет ишелеп килде дияргә була. Биредә бер-бер артлы ике заманча корылма – фельдшер-акушерлык пункты һәм күп функцияле авыл клубы төзелеп ята.
“Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләре объектлары тирәсендә янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре турында исегезгә төшерә.