ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Түбән Колчура авылында җирле клубтан ерак түгел Үзәк урамда вак таш җәйгәннәр. “Хәзер мәдәният учреждениесенә туфляларда да килергә була”, - диләр үзара салым акчасын иң элек юл-урам челтәрен төзекләндерүгә юнәлдерергә карар кылган авыл кешеләре.

"PREMIUM VOICE" Халыкара конкурсында Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучысы Гаҗиева Мәдинә "Эстрада вокалы" номинациясендә 2 дәрәҗә лауреат һәм "Милли эстрада" номинациясендә 1 дәрәҗә лауреат булды. Укытучы Сутягина А.И.

 

1 октябрьдән 4 октябрьгә кадәр “Идел” яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасының яшь гражданнары форумы узды, безнең районнан “Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе” укучылары Мөхәммәткәримов Алия һәм Зарипов Таңсылу катнашты.

10 октябрь көнне Каракүл мәдәният йортында "Могҗизалы табигать – серле табышмак” дигән экологик викторина үткәрелде.

12 октябрьнең 14.00 сәгатендә күчемсез милек төзелеше белән шөгыльләнүче оешмалар өчен Инстаграмда туры эфир үткәрелә.

8 октябрь көнне Югары Колчура, Иске Карата, Чуаш Борнае авыл мәдәният йортлары үзешчәннәре Чуаш Борнае авылы тамашачыларын бәйрәм концерты белән сөендерделәр.

7 октябрь көнне Иске Чаллы мәктәбендә террорчылыкка каршы көрәш буенча “Игътибарлы һәм сак бул!” темасына гомуммәктәп линейкасы үткәрелде. Анда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм куркынычсызлык чаралары турында фикер алыштылар.

Алга таба укырга...

5 октябрь көнне Иске Чаллы мәктәбендә Укытучылар көненә багышланган бәйрәм концерты үткәрелде

«Базарлы Матак урта гомуми белем бирү мәктәбе” МБББУнең 7 нче сыйныф малайлары Гарипова Ф.С. җитәкчелегендә тегү машинасында эшләү күнекмәләрен үзләштереп битлек тегә башлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International