23 июньдә, шимбә көнне, Базарлы Матактагы православие зиратында өмә үткәрелә.
Өмә сәгать 9 да башлана. Ир-атларның моторлы чапкыч, чалгылар белән, хатын-кызларның тырмалар белән килүе сорала.
Максуд ЮЛДАШЕВ, популяр татар җырчысы:
– Район Сабан туе елдан-ел ямьлерәк үтә, халыкка ял итәр өчен күбрәк мөмкинлекләр, уңайлыклар тудырыла. Минем нәсел тамырларым шушы төбәктә. Балачыгым да биредә узды. Малай вакытта Сабан туенда йөрүләрем гел истә. Әлкигә һәрчак дулкынланып һәм шатланып кайтам. Сабан туенда җырлап, якташларымның күңелен ачу – минем өчен мәртәбә. Ә күпме дуслар, сыйныфташлар белән очраштым! Абыем гаиләсе белән биредә яши бит, бәйрәмнән соң бергәләп табигатькә чыктык, рәхәтләнеп аралаштык, шашлыклар пешердек. Бер сүз белән әйткәндә, Әлки Сабан туе минем өчен истәлекле һәм онытылмас бәйрәм булды.
Сабан туеның иң зур игътибарны җәлеп итә торган, аеруча мавыктыргыч һәм кызыклы бәйгесе – очындагы читлеккә әтәч урнаштырылган галәмәт озын колгага менү.
16 июньдә “Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагере янындагы ямьле үзәнлектә район Сабан туе мәйданы меңләгән әлкилеләрне һәм кунакларны үзенә җыйды.
Әсхәт ХИСМӘТОВ, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты:
–Мине район Сабан туена кунак итеп чакырдылар, бик рәхмәт. Бәйрәмнең күңеллелегенә, матурлыгына, оста итеп оештырылуына чын ихластан шатланып, горурланып йөрим. Бик күп район һәм шәһәр Сабантуйларында булырга туры килде. Әмма берсе дә үзебезнең Әлкинекенә җитми инде! Бездә халык аерым бер кунакчыл, киң күңелле бит. Күпме танышларымны, авылдашларны, классташларны очраттым. Сабан туеннан бик күп матур тәэсирләр алып китәм – алар ел буе күңелне җылытып, рухландырып торыр инде.
23 июньдә Кече Чирмешән елгасы буенда Алпарда авыл көне була.
Оештыручылар әлкилеләрне әлеге бәйрәмдә катнашырга чакыра. Районыбыз эшмәкәрләре дә мул товарлары белән Сабан туена рәхим итсеннәр иде.
Бәйрәм 14 сәгатьтә башлана.
Татар көрәше – Сабан туеның төп бәйгесе.
Баш батыр ачыкланганчы бәйрәмнән кеше таралмый. Бу юлы да киеренке алышта чын батыр мәгълүм булып, ул галәмәт зур тәкәне сыртына салып мәйдан әйләнгәндә сәгать дүрт тулган иде инде.
Быелгы район Сабан туе батыры – Базарлы Матак егете Альберт Закиров. Балачактан көрәшеп үсеп чыныккан Альберт 2016 елда инде Сабан туе батыры булып калган иде. Быел да көч-егәр буенча аңа тиңнәр табылмады.
Быелгы Сабантуйда атлар ярышын күңел булганча күзәтергә мөмкин иде
“Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагеренда яңа сезон күп күңелле яңалыклар белән башланды
Район башлыгы Александр Никошин әлкилеләрне һәм кунакларны татар халкының милли бәйрәме белән тәбрик итте.