Базарлы Матакта республика программасы нигезендә үзәкләштерелгән чистарту корылмасы төзелә башлады.
Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында төзекләндерү эшләре дәвам итә.
Шушы көннәрдә “Строитель и К” ҖЧҖ бригадасы котельня бинасын ремонтлау һәм түбәсен ябуны төгәлләгәннәр. Ә “Энерготехсервис” оешмасы эшчеләре интернат бүлмәләрендәге яктырткыч лампаларны энергияне янга калдыра торганнарына алыштырганнар.
“Хузангай” җәмгыяте һәм “Тяминов” фермер хуҗалыгы исә интернатка әледән-әле хәйрия ярдәме күрсәтәләр.
Электрон сату-алуларның законлы башкарылуын, җылылык, электр энергиясе, газ, су белән тәэмин итү хезмәтләренең сыйфатлы күрсәтелүен, гадел конкуренциягә хилафлык килмәвен контрольдә тоту... Болар барысы да монополиягә каршы федераль хезмәт вәкаләтләренә керә. 8 ноябрьдә әлеге хезмәтнең Татарстан Идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Павлов районыбызда булды. Төрле аудиторияләрдә кешеләр белән очрашуда, халыкны сораулары белән кабул иткәндә ул ФАС хезмәтенең үзенчәлекләрен аңлатты, күп файдалы киңәшләр бирде.
“Әлки хәбәрләре” газетасына 3 мең кеше язылырга өлгергән.
2018 елның беренче яртыеллыгына вакытлы матбугатка язылу дәвам итә. Районда барысы 5947 данә газета-журналга язылганнар. Шуның 3 меңе – “Әлки хәбәрләре”. Моннан тыш, “Ватаным Татарстан” газетасына – 445 кеше, “Республика Татарстан”га – 356, ә “Татарстан” журналына – 69 кеше подписка рәсмиләштергән.
Район халкы һәр елны “Яңарыш-Возрождение” республика фондына шактый күләмдә үз өлешен кертә.
Борискино авыл җирлегендә халыктан кергән үзара салым акчасына су белән тәэмин итү буенча аеруча күп эшләр башкарылган.
20 ноябрьдә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне үткәрелә.
Бу көнне балаларга, бигрәк тә ятимнәргә, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган һәм авыру сабыйларга, шулай ук тәрбиягә бала алырга теләге булган гаиләләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтү оештырыла. Әлеге чара балалар иҗат йортында була, сәгать 9 да башлана.
Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада ике малай һәм бер кыз дөньяга килгән.
Алар гаиләдә беренче һәм икенче балалар.
Төлкеләргә котыру чиренә каршы профилактика үткәрү өчен район ветеринария берләшмәсенә 20 мең данә вакцина кайткан.
Конфетка охшаган әлеге “тәмле дару” төлкеләр күп йөри торган урыннарга таратылачак. Бу эшне башкаруда ветеринария хезмәткәрләренә аучылар, егерьләр ярдәм итә.
Быел урып-җыю чорында “Кызыл Шәрык-Агро”ның “Көнбатыш Әлки” филиалы басуларына баргач, механизатор Фәрид Гайфуллинга сокланып кайткан идем. Бу уңган хезмәткәргә берьюлы өч трактор беркетелгән, ул аларны биш бармагыдай белә, теләсә кайсына утырып эшли ала.