ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2018 ел
сишәмбе

Иң лаеклы, уңган-булган гүзәл затларыбыз бүген Казанда “Ел хатын-кызы” республика бәйгесенең йомгаклау тантанасында катнашалар.


27
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Базарлы Матакта яшәүче Шәһит Гатауллинның (Шәһит Алпар псевдонимы астында иҗат итә) “Акча акчага тартыла” исемле күләмле романы яңа гына китап булып басылып чыкты.

VII Бөтенроссия татар эшмәкәрләре җыенында катнашучылар 2 мартта районыбызга киләчәк.

22 февральдә район мәдәният йортында “Балкыш-Сияние” республика үзешчән сәнгать фестиваленең район сайлап алу туры булды.

Әлки районының Базарлы Матак авылында “Ләйсән” суда йөзү бассейнында тәүге тапкыр яшүсмерләр арасында су полосы буенча район беренчелегенә ачык турнир үткәрелде.Анда безнең “Татарочка” командасы чемпион калды.


24
февраль, 2018 ел
шимбә

24 февральдә район үзәгендә ярминкә һәм кыш озату бәйрәме булды.


23
февраль, 2018 ел
җомга

23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышлап районда атлар чабышы үткәрелде.

Анда күрше Спас һәм Алексеевск районнары вәкилләре дә катнашты. Ярымнәселле чабышкылар Новостройка бистәсе янындагы урман буенда әзерләнгән 2  километрлы дистанциядә узыштылар.

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән әлкилеләрне муниципаль район башлыгы, район советы рәисе Александр Никошин котлады.


22
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген районыбыз делегациясе Казанда Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы Геройлары истәлегенә Мемориалга венок салды.

Әлеге  тантаналы чара Ватанны саклаучылар көне һәм Совет Армиясе төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан оештырылды.


19
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

Районда бүреләр санын көйләү максатында аучылар җиде ерткычны аулаганнар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International