ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2017 ел
сишәмбе

Ел саен 22 июньдә илебездә Хәтер һәм кайгы көненә багышлап илебездә “Хәтер шәме” акциясе үткәрелә.

Базарлы Матак мәктәбенең “Чудаки” экология отряды Мәскәүдә үткән Бөтенроссия конкурсында җиңү яулап кайттылар. 

Мәктәпнең биология укытучысы Гүзәл Гаязова җитәкләгән отрядны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов котлады.

 


19
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Россия көне уңаеннан Базарлы Матакта эшләп килүче “Патриот” клубы кадетлары хәрби уеннарда катнаштылар.

издән Югары Матак һәм Чуаш Шәпкәсе авылларында электр элемтәсенең сыйфаты бик нык яхшырачак, чөнки Иске Матактан бу авылларга оптик җепселле үткәргечләр сузыла.

“Мелиорация” күчмә механикалаштырылган колонна бу җәйдә күбрәк Спас районында эшли: 

Болгардагы Рәбига күле тирәсен матурайтуда катнаша, Ямбакты һәм Агромаковка авылларындагы буаларны төзекләндерә. Экскаваторчылар Фәргать Гыйләҗев, Замир Сабиров, кранчы Ринат Мурсәлимов, тракторчы Сергей Вандышев инженер Әгъзам Мурсәлимов җитәкчелегендә шушы сулыкларын төзекләндереп, күршеләрне сөендерәчәк.

Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә йөзү, көрәш һәм футбол белән шөгыльләнүчеләр “Яшь имәннәр” лагерында палаткалар корып ял иттеләр. Үткән атнада алар (барысы 19 бала) Болгар шәһәрендә экскурсиядә булып кайттылар.

Мини-футбол буенча район беренчелегенә ярышларның II туры үткән атнада башланып китте.

Медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Әгәр мөмкин булса, бу көнне һәр табибны, һәр шәфкать туташын алар дәвалаган, гомер бүләк иткән, яшәүгә өмет уяткан йөзләгән кеше шәхси килеп котлар һәм рәхмәт әйтер иде. Чөнки аларга ярдәм сорап бер генә тапкыр да мөрәҗәгать итмәгән кем бар икән арабызда!

 

Әледән-әле килеп явып киткән яңгырлар терлек азыгы хәзерләүчеләр эшендә комачаулык тудырса да, хуҗалыкларда күпьеллык үләннәрне чабып сенаж салу дәвам итә. Үзәк Әлки филиалының “Карга” отрядына барып, без механизаторларның ничек эшләгәнен карап кайттык.


17
июнь, 2017 ел
шимбә

Оренбургта Әлки районы шефлык итә торган хәрби часть барлыгы күпләргә мәгълүмдер. 

Һәр чакырылыш саен шушы частька бездән берничә егет хезмәткә китә. Алар арасында Ташбилге авылыннан Илнур Нурлыхаков та бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International