ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2017 ел
шимбә

Туып-үскән төбәгеннән кайчандыр күчеп китеп, читтә яшәүчеләр һәрчак ул җирне сагынып гомер кичерәләр. 

Чөнки җирсү дигән төшенчә һәркемгә билгеле һәм таныш халәт. 


22
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

“Каенкай” приютында Хәтер һәм кайгы көне алдыннан тәрбиячеләр балаларга Бөек Ватан сугышында халкыбызның батырларча көрәшүе турында сөйләгәннәр, аларны Яңа Салман авылындагы һәйкәл янына алып барганнар. Тәрбиячеләр “Утлы еллар истәлеге”, “Хәтерлибез, горурланабыз” дигән махсус дәресләр үткәргәннәр.

2017 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугатка язылу төгәлләнеп килә.

8-14 июньдә Черкаск шәшәрендә узган Бөтенроссия билбау көрәше ярышларында Яңа Салман егете Эльвир Хәйруллин өченче призлы урынны яулады.

22 июнь – Бөек Ватан сугышы башланган көн. 


21
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Карга – районыбызның иң төзек авылларының берсе. Биредә клуб, мәчет һәм башка социаль объектлар ремонтланган, бик матур парк та бар. Тик менә зираттагы хуҗалык өе моннан 20 ел элек төзелгән килеш торган. Халык җыенында уртага салып сөйләшкәч, һәр йортта 500 әр сум акча җыеп, бу бинаны ремонтларга карар кылганнар. 

Район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев әйтүенчә, гает намазы 25 июнь таңында, кояш чыгып ярты сәгать узганнан соң укылачак. Татарстан Җөмһүрияте Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин боерыгы белән гает намазы иртәнге 3 сәгать 30 минутта укылырга тиеш. Шулай итеп, мөселманнар өчен иң кадерле айларның берсе рмазан тәмамланып килә.

Яңа Салмандагы “Каенкай” балалар приютында өч өлештән торган зур чара үткәрелде. 

Башта шушы приютта вакытлыча яшәп торучы балаларның әти-әниләрен чакырып, алар белән укулар уздырдылар.

 


20
июнь, 2017 ел
сишәмбе

Түбән Әлкидә үзара йөкләнгән салым акчасын кулланып урам юлларын тәртипкә китерәләр.

Наркотик матдәләрнең законсыз әйләнешенә каршы көрәш йөзеннән полиция хезмәткәрләре “Мәк” операциясе үткәрәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International