ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

14 ноябрьдән 24 енә кадәр Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган акция үткәрелә.


11
ноябрь, 2016 ел
җомга

Базарлы Матакның “Каенкай” балалар бакчасына йөрүче алты яшьлек Кәрим  Нуруллин “Тылсымлы куллар” журналы үткәргән  “Кояшлы балачак” республика конкурсында катнашкан.

Район үсешенең 1 ноябрьгә булган төп җитештерү-икътисад күрсәткечләре тупланды.

Район кино учреждениесе декабрьдә үтәчәк инвалидлар ункөнлегендә популяр фильмнар күрсәтергә җыена.

Елның 10 аенда район предприятиеләре барлыгы 137 миллион 256 мең сумлык продукция җитештергән.

Узган ел белән чагыштырганда шәхси секторда асралучы савым сыерлар саны быел 2 процентка артып, 2767 башка җитте.


10
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасы депутатлары баланы карау буенча пособиене берничә тапкырга арттырырга , шулай ук аны түләү срокларын да ел ярымнан өч елга кадәр итеп үзгәртергә дигән мөрәҗәгать белән чыктылар. Бу турыдагы закон проекты Дәүләт Думасына кертелде дип яза “Российская газета”.

2017 елның 1 февраленнән пенсияләр чираттагы тапкыр индексацияләнәчәк.

Үткән атнада “Алинә” универсаль спорт залында “Хузангай” җәмгыяте призларына билбау көрәше ярышлары булды.

Ноябрь һәм декабрь айларында Супер Ай күренеше булачак. Әлеге күренеш тулган ай вакытында Җир һәм Ай бер-берсенә якынайганда күзәтелә. Якынаю аркасында, Ай 14%ка зуррак һәм 30%ка яктырак булып күренәчәк икән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International