ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Яңа Салман авылында яшәүче Шәмсия Әхмәдиева – районыбызның иң өлкән кешесе. Быел августта аңа 99 яшь тулды. Йөзне вакласа да, әбинең зиһене ачык, хәтере әйбәт әле. Сөбханалла, күзләре дә күрә, колаклары да яхшы ишетә. Өйдә әкрен генә йөреп тә тора. Бүген ул улы Булат тәрбиясендә яши.


9
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Бу атнада өлкән яшьтәге әлкилеләр өчен компьютерда эшләргә өйрәтү курслары башланып китте. Алар РФ Пенсия фонды аша финанслана, димәк укучыларның үзләре өчен бушлай. Ел ахырына укуын тәмамлаячак төркемдә 12 кеше шөгыльләнә, ә гыйнварда җыелачак төркем 15 пенсионерны туплаячак.

Хәрәкәттәге армиядә иң яшь Советлар Союзы Герое булган Борис Кузнецов шушы көннәрдә районыбызда булып китте.

Казанда җиңел атлетика буенча үткән ярышларда 1997-1998 елларда туган үсмерләр арасында Исхаков Раил өченче урынны алды.

Бу атнаның дүшәмбесендә башкалабызда Кызыл Мәйданда 1941 елның 7 ноябрендә узган легендар парад хөрмәтенә тантаналы марш үткәрелде. Парад расчетлары хәрәкәте нәкъ иртәнге  10 да башланды. Кызыл Мәйдан брусчаткасыннан сугыш чоры формасында 5 меңнән артык кеше узды.


8
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Уже нынешней зимой может заработать лыжная база в начале улицы Афанасьева в райцентре.

Ел саен уздырыла торган Бөтенросия балаларга хокук ярдәме көне быел 18 ноябрьгә билгеләнде.

Яңа ел бәйрәмнәре исәбеннән Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2017 елда 23 Февраль һәм 8 Март бәйрәмнәре ялларын озынайтты.

Җир, мөлкәт, транспорт салымнарын түләү районда җанлана төшкән.

Каргада яшәүче Газинур Фәттахов Казахстанның Актүбә шәһәрендә узган гер спорты буенча дөнья чемпионатыннан җиңү яулап кайтты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International