“Менә тагын яз җитте, димәк, тирә-якны җыештыруга, чүп-чардан котылу әмәлен эзләргә керешәчәкбез. Һәм күпләр бу мәсьәләне бик ансат кына чишә дә куя – тау булып өелгән чүпкә ут төртә.
Күршеләрем яңа өйгә күчкәч, минем өй янәшәсендә бушлык барлыкка килде. Элеккеге хуҗалар бу урында үскән агачларны кисеп утынга ярды, ә вак ботакларны, чүп-чарны өемнәргә җыеп куйдылар. Хәзер менә көн дә куркып яшим: бәлки аларны яндырырга җыенадыр күршеләрем? Ә шунда ут көчәеп, минем өемә дә капса?
Вера Рыбушкина,
Югары Колчурино авылы.”