ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2015 ел
җомга
Ел башыннан бирле ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәгән 32 ешегә карата эшләр судка җибәрелде.
10 апрельдә редакциядә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек мәсьәләләренә багышлап "түгәрәк өстәл" үткәрелде. Анда ветераннар оешмаларының район советы рәисе Фаиз Шакиров һәм секретарь Рәхилә Хәбибуллина, район мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Нурания Заһидуллина, мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе Рөстәм Билалов катнаштылар. Бу мөһим темага әңгәмәне соңрак район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова белән дәвам иттек.
13 апрельдә Казанда "Без булдырабыз! Без бергә!" дигән форум булды. Анда республиканың барлык районнарыннан  300 гә якын кеше катнашты. Алар – 40 тан артык иҗтимагый оешма вәкилләре – "Президент белән бергә"  республика иҗтимагый хәрәкәтен булдырырга дигән карарга килделәр. Форумда Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең чит телләр укытучысы, "Бердәм Россия яшь гвардиясе" Бөтенроссия  иҗтимагый оешмасының район бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлназ Шәрипова да катнашты. Без аның белән очрашып, әлеге яңа хәрәкәт, аның бурычлары турында сөйләштек.

16
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Әлки районы Балалар иҗат йортының актлар залында "Гаилә талантлары салават күпере" исемле республика фестиваль-конкурсының район этабы узды.
Бүгеннән, 15 апрельдән юлларда йөк машиналары хәрәкәте чикләнә.
Якташыбыз, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Мирсәет Сөнгатуллин һәм аның улы Алмаз  башкаруындагы татар халык җырларыннан төзелгән яңа альбом чыкты.
1 июльдән пособиеләр түләү рәвешенә үзгәрешләр кертелә. Эш бирүче банкротлыкка чыккан яисә хезмәт хакын вакытында түли алмаган очракта да пособиеләр тиешле срокта күчерелеп барачак.
Революциягә кадәр безнең якларда яшәүче татарлар 37 авылдагы 54 мәчеткә йөреп белем алган. Рус хәрефләре белән яза белмәсәләр дә, күпчелек гарәп алфавитын белгән. Мәдрәсәләрдә укучылар инде тирән дини белемгә ия булган. Шулай ук дөньяви фәннәрне өйрәнгән. Мәдрәсә бетерүчеләр белемле мулла булып халыкка хезмәт иткәннәр.

15
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Шимбәдән якшәмбегә каршы төндә православныйлар чиркәүләргә җыелып Христосның үлеп терелү көненә багышлап гыйбадәт кылдылар. Базарлы Матактагы Изге Троица храмында гыйбадәтне протоиерей Андрей Зиньков җитәкләде.
 
"Әни, син ник борчак төшкән ак кофтаңны кимисең?" дип сорыйм әнидән. "Ул бит хорга кия торган, концерт киемем минем",–дип аңлата әни.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International