ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2014 ел
җомга
Апрель ае үзен татар дип атаган, халкының тарихына, мәдәниятына битараф булмаган һәркем өчен беренче чиратта Габдулла Тукай исеме белән бәйле. Бөек шагыйрь, язучы, публицист, тәрҗемәче… Бу дөньяда кып-кыска гомер юлы үткән Тукаебызның иҗади мирасы чиксез, колачка сыярлык түгел.

24
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бу көннәрдә учаклар ягу, кипкән үлән яндыру тыела. Әлеге чорда янгынга каршы кагыйдәләрне бозучыларга карата штрафлар күләме дә арттырылды. Аерым кешеләргә 2 меңнән 4 мең сумга кадәр, ә юридик затларга 400 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Урманнарында да янгынга каршы махсус режим хөкем сөрә. Табигать кочагында ял итүчеләр хәвефсезлек кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш. Янгынга каршы таләпләрне үтәмәүчеләргә саллы штраф түләргә туры киләчәк.

23
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
26 апрельдә районыбызда "Бердәм Россия" сәяси партиясе көне үтәчәк. Бу көнне әлкилеләрне мөһим һәм кызыклы очрашулар көтә, районга дәрәҗәле кунаклар да киләчәк һәм төрле чараларда да катнашачак.
Район авыл җирлекләре рейтингының соңгы нәтиҗәләре буенча Иске Хурада җирлеге (җитәкчесе Сергей Новиков) алдынгылыкны били
Олы юлда сәгатенә 30 километр тизлек белән генә хәрәкәтләнүче, башка автомобильләргә узарга мөмкинлек бирмәүче “тимер ат” ияләренә 1 мең-1,5 мең сум күләмендә штраф салынырга мөмкин.
Әлегә 19,4 мең гектарда уҗымнарга, 5,6 мең гектар күпьеллык үләннәргә минераль ашламалар кертелде. Дүшәмбе көнне “Борискино”, “Юхмачы” отрядлары арпа, катнаш культуралар чәчүгә кереште.
Якшәмбе көнне православныйлар иң олы бәйрәмнәрен – Пасханы билгеләп үттеләр. Христосның үлеп терелүе белән бәйле һәм тормышның яңаруын, табигатьнең уянуын, изгелеккә, яктылыкка омтылуны, өмет-ышанычларның ныгуын гәүдәләндерүче бу бәйрәмне райондашларыбыз зур күтәренкелек белән каршы алды.

22
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Моның өчен техникага янгын урынына тоткарлыксыз барып җитүне тәэмин итү зарур.
Иске Чаллы урта мәктәбенең биология укытучысы Ленар Нигъмәтҗанов, “Ел укытучысы – 2014” республика бәйгесендә уңышлы чыгыш ясап, беренче унлыкка керде.
28 майда укучылар җәмгыять белеме, химия, рус әдәбияты, информатика һәм ИКТ, 31 майда математика буенча имтихан тотачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International