ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2013 ел
чәршәмбе
Бары унҗиде көн! Республикабыз башкаласында булачак грандиоз вакыйгадан – 27 нче Бөтендөнья Җәйге Универсиададан безне инде шулкадәр генә  вакыт аерып тора. Без барыбыз да чиксез дулкынланып  һәм бик әзерләнеп көткән Студентлар уеннары Казаныбызда 6 июльдә старт алачак. Июльнең беренче көне исә әлкилеләр өчен аеруча истәлекле булыр. Бу көнне Универсиада уты безнең район аша узачак.

18
июнь, 2013 ел
сишәмбе
Карга районыбызның бай һәм иң төзек авылларыннан берсе. Искиткеч тырыш халык яши биредә. 7 июнь көнне авылда узган кичке Сабан туе да гаҗәеп матур булды. Бәйрәмгә, авыл халкыннан тыш, республикабызның төрле төбәкләреннән, шулай ук район авылларыннан бик күп кеше җыелган иде. Һәркемнең йөзендә шатлык балкыды, һәркайда җыр-моң яңгырап торды, табигатьнең хуш исләре бәйрәмгә аерата бер ямь өстәде.
Авыл Сабан туе кичке сәгать  алтыга билгеләнгән иде. Авыл янәшәсендәге болынлыкка халык агылды гына. Каргалылар мондый бәйрәмне шулай зурлап инде дүртенче ел рәттән уздыралар.

14
июнь, 2013 ел
җомга
Югары Колчурино урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы  Татьяна  Зинкинага "Татарстан Республикасының атказанган укытучысы" исеме бирелде.
19 июньдә 12.00-12.30 сәгатьләрдә Татарстан Дәүләт алкоголь испекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов гражданнарны кабул итәчәк.
16 июньдә Биләрдә Хуҗалар тавында ("Изге чишмә") "Чишмәле җәннәт" дип аталган бәйрәм уздырыла.
Бүген районыбыздан бер төркем делегация Сабан туенда катнашу өчен Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәренә юл тоттылар.
Күп тапкырлар кабатланган, әмма беркайчан да әһәмиятен җуймаячак сүзләр: кешенең берни белән чагыштырып бәяләп булмаслык байлыгы – аның сәламәтлеге. Һәм һәр дәүләтнең дә байлыгы, иминлеге нигезе – шунда яшәүче,  эшләүче, икътисадын үстерүче халыкның ни дәрәҗәдә сәламәт, эшкә, демографик үсешкә сәләтлелеге. Шуңа да һәр ил сәламәтлек саклау системасына зур әһәмият бирә.
8 июньдә узган район Сабан туе уеннарында һәм спорт ярышларында җиңү яулаучыларның исемнәрен сезнең игътибарга җиткерәбез
"Балалар бүген 10 класс бетереп туалар,–дияргә ярата өлкәннәр.–Бер белмәгәннәре юк". Юктан гына болай әйтмиләр, билгеле. Олы кешеләрнең "теше үтми торган" байтак нәрсәләрне  балалар "чикләвек урынына вата" шул. Әйтик, компьютерда эшләргә өйрәнеп китү олы кешегә ансат түгел, ә балалар аны хәзер бакча яшеннән үк үзләштерә, заманча техниканың мең дә бер төрле серен белә. Әнә шул белемнәрен мәктәп балалары бүген олыларга да өйрәтәләр, аларга компьютер аша гына төрле түләүләр башкарырга ярдәм итәләр.
Бүген электрдан башка яшәүне күз алдына да китереп булмый. 
Без һәр җирдә – өйдә, эштә, урамда, мәктәптә электрдан файдаланабыз.
Әти-әнинең иң кыйммәтле байлыгы – балалар. Һәркем балалары турында кайгырта, аларның сәламәт һәм бәхетле булып үсүләрен тели. Җәйге каникул көннәрендә әти-әниләр гел генә балалары янәшәсендә булып бетә дә алмый, шуңа күрә балаларга урамда үзеңне ничек тотуның берничә гади кагыйдәсен аңлату зарур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International