Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
ЯҢАЛЫКЛАР
21
июнь, 2013 ел
җомга
«Татар кая төпләнсә, анда Сабантуй оеша», диләр Дзержинск шәһәрендә
Узган якшәмбе – 16 июньдә районыбыз делегациясе Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәрендә милли бәйрәмебез Сабан туе үткәрүдә катнашты. Бәйрәмне оештыру белән бергә, без әлегәчә үзебезгә таныш булмаган бу шәһәрдә яшәүчеләрнең тормышы турында да күбрәк белергә тырыштык.
Зур гаиләнең иң кадерлесе
Өйнең зур бүлмәсен тутырып корылган табын янында бер-берсенә бик якын булган туганнар җыелышкан. Бу якынлык аларның йөз-кыяфәтләрендә үк сизелә – күз карашлары охшаш, елмаюлары бертөрле, сүз-сөйләмнәрендә уртаклык ярылып ята. Табында – бер ата, бер ана балалары, аларның гаилә әгъзалары. Барысы да гомер уртасы яшендә, тормышта үз урыннарын тапканнар, һәркайсының эше дә, гаиләсен асрарлык "ашы" да бар. Бәйрәм-туйларны да күтәрешерлек, авыр чакта бер-берсенә ярдәм кулы да сузарлык, җилкә куярлык нык, бердәм гаилә. Алар – Татар Борнае авылында гомер иткән, шунда шатлыгын да, нужасын да кичергән Миншәһит һәм Гөлнәфис Сафиннарның биш уллары, бердәнбер кызлары, киленнәре, оныклары.
Сенаж базлары тула
Кышкы чорда терлекләрдән мул продукция алу өчен ныклы азык базасы булдыру зарур. Шуны истә тотып, авыл хуҗалыгы формированиеләре азык хәзерләү буенча эш темпларын арттыра бара. Һава торышы да сөендерми. Дым җитмәү үләннәрнең үсешен тоткарлый, югары температура үскәннәрен дә көйдерә. Боларны истә тотып, һәр минутның һәм сәгатьнең кадерен белергә, кышлату өчен җитәрлек күләмдә азык хәзерләп калу өчен бүген бөтен көчне шушы эшкә юнәлдерергә кирәк.
Оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, район күләмендә 1522 тонна печән, 29520 тонна сенаж хәзерләнгән.
Һәркемнең ялга хакы бар
Базарлы Матак авылында яшәүчеләрдән соңгы вакытта район прокуратурасына төнлә аларның тынычлыгын бозу хакында мөрәҗәгатьләр аеруча еш керә.
Билгеле, җәй – ял итү, төрле бәйрәмнәр, тантаналар һәм туйлар үткәрү өчен менә дигән вакыт. Тик бит үзең күңелле ял иткәндә бүтәннәрнең хокуклары хакында да онытмаска кирәк. Кешеләрнең ялга хокуклары Татарстан Республикасының "Төнге вакытта гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны саклау турында" законы (2010 елның 12 гыйнварында кабул ителгән) белән билгеләнә.
20
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Саубуллашыр чак җитте
Киләсе атнада мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре узачак.
Төзүчеләргә кызу чор
"Строитель и К" оешмасы төзелеш объектларын киңәйтә бара.
Якташыбыз китабы
Татар Борнае авылында туып-үскән якташыбыз, тарихчы Дамир Галимҗановның "Шамил Агатюрк" исемле китабы дөнья күрде.
Хезмәтләрен хөрмәтләп
"Восток Зернопродукт" ЯАҖ нең бер төркем хезмәтчәннәре – җитәкченең эксплуатация буенча урынбасары Фәнил Нотфуллин, токарь Роберт Галиуллин, отряд начальнигы Илгиз Җәббаров, баш инженер Миншакир Хәмитов республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
19
июнь, 2013 ел
чәршәмбе
Таныш булмаган җирдә коенмагыз
Республика күләмендә коену сезоны рәсми рәвештә 1 июньнән ачыла. Әмма коенырга яратучылар сезонны моңа кадәр үк ачып җибәрделәр. Андыйларны суның температурасы түбән булу да, коену урыннарының әзер булмавы да, тән суынып үлем ихтималы булу да куркытмый.
Узган 2012 елда коену сезонында республикада суга батып үлүнең 64 очрагы теркәлде. Һәлак булучыларның 12се – балалар. Быел инде 26 кеше суга батып үлде, шул исәптән 1 баланың гомере өзелде. 2009, 2011 елларда районыбыз сулыкларында бату очраклары булмаган иде. Кызганыч ки, 2010 һәм 2012 елларда берәр үлем очрагы теркәлде.
Фәргать Шәрифулла улы ӘХМИТОВ
Кызганычка каршы, кешенең бу җирдәге гомере чикле, анысы да төрлечә: озын гомер яшәп, картлык рәхәтен күрүчеләр дә, тормышның гөрләп торган чорында кинәт туктап калучылар, якыннарын, иптәшләрен сискәндереп, кайгыга салып, кинәт кенә үлеп китүчеләр дә бар.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз