ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2013 ел
сишәмбе
Белмим,  атлар чабышы кебек безнең күңелләргә якын тагын нинди гадел ярыш бар икән. Атлар узышында бит бернинди хәрәмләшү юк. Хуҗасы атын Сабан туена ничек ныклап әзерләсә, ярышта ул үзенең шул лаеклы урынын ала.
Сабантуй – борынгы бәйрәм, аның гасырлар буена сакланып килгән үз эчтәлеге бар. Әмма тормыш үзгәрә, ул Сабантуйны яңа төсмерләр белән баета, заманча күңел ачу чаралары чал бәйрәмебезне яшьләр, үсмерләр өчен дә күңелле итә. Шуңадыр, ул төрле яшьтәгеләр өчен дә кызыклы, күңелле.
Кояшлы ямьле җәйнең таҗы, имин мул тормышыбызның якты бизәге булып Сабан туйлары килеп җитте. Сабан туе – татар халкының йөзек кашы, горурлыгы, борынгы һәм кадерле бәйрәме. Хәзер инде ул татарларның гына түгел, бик күп милләт кешеләренең яраткан бәйрәменә әверелде. Әлкилеләр дә һәр елны Сабан туен  түземсезлек белән көтеп алалар, һәммәсе бергә җыелып матур һәм бердәм төстә үткәрәләр. Үткән шимбәдә, 8 июньдә булган район Сабан туе да бик күп кеше катнашында узды, биниһая шатлыклы мизгелләр бүләк итте, күңелләрдә якты һәм җылы тәэсирләр калдырды.
13 июньдә 13.00-15.00 сәгатьләрдә Росреестрның ТР буенча Идарәсе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Абдулхак улы Немаев гражданнарны кабул итә.
Россия көне белән әлкилеләрне  район башлыгы Фердинат Дәүләтшин тәбрик итә.

Борискино урта гомуми белем бирү мәктәбен капиталь ремонтлау эшләре тулы көчкә алып барыла.
Тиздән Хлебодаровка авылында модульле ФАП файдалануга тапшырылачак.
8 июньдә билгеләп үтелгән һөнәри бәйрәмнәре белән районыбызның барлык социаль хезмәткәрләрен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова котлады.
Сабан туен милли көрәштән башка күз алдына да китереп булмый. Быел бәйрәмебездә көрәшчеләрнең ниндиләре генә юк иде – спорт мастерлары, спорт мастерлыгына кандидатлар, араларында Татарстан күләмендә  җиңү яулаучылар, Россия призерлары да бар иде.

7
июнь, 2013 ел
җомга

3 июньдә  террорчылыкка каршы район комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда Сабантуй бәйрәмнәрендә, Казанда үтәсе 27 нче Бөтендөнья Җәйге универсиада көннәрендә район җирлегендә җәмәгать хәвефсезлеге чараларын көчәйтү, террорлыкны кисәтү хакында сүз барды.  Утырышны муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин алып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International