ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2012 ел
чәршәмбе

31 майда Бөтендөнья тәмәкесез бер көн акциясе булды.

Ел саен җәй башында илебездә социаль хезмәткәрләр көне билгеләрп үтелә. Ул Россия Президенты Указы белән 2000 нче елда календарьгә кертелгән иде.

 

Елның икенче яртысы өчен вакытлы матбугатка язылу дәвам итә.

12 июньдә билгеләп үтеләчәк Россия көне уңаеннан муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Фердинат Дәүләтшин барлык әлкилеләрне котлады.

“Татарстанның чиста урманнары” акциясе ахырына якынлаша.


6
июнь, 2012 ел
чәршәмбе

Үткән атнада район мәктәпләрендә соңгы тапкыр чыңгыраулар тавышы яңгырады – уку елы тәмамлаганны белдереп чыңлаган әлеге тавыш 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар өчен чынлап та гомерләрендә соңгы тапкыр булды. Ә менә районыбызда бердәнбер музыка мәктәбендә инде чыгарылыш кичәсе дә үтте.  Берничә ел педагоглар белән шөгыльләнеп, рояльдә, баянда, гитарада уйнарга өйрәнгән яшь музыкантлар  укытучылары, әти-әниләре каршында һөнәрләрен күрсәттеләр. 

2 июньдә Югары Колчурино авылында чуаш халкының милли бәйрәме “Уяв” үткәрелде. Районыбызда быел әлеге бәйрәм  тугызынчы тапкыр узды.

“Челтәр компаниясе” ААҖ экология менеджменты системасы үсешендә катнагшуын дәвам итә. Акционерлык җәмгыятенең филиалы булган Чистай электр челтәрләре дә әйләнә-тирә мохиткә техноген нагрузканы киметү буенча шактый эш башкарды.

Районда эчкән килеш руль артына утыручыларга каршы көрәш игълан ителде.

 

1 июньдә район мәдәният йортында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган күңелле тамаша булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International