ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2012 ел
чәршәмбе

Үткән атнада “Хузангай” кооперативында кече Сабантуй үткәрелде.

Мәктәп музейлары арасында үткән республика конкурсында Югары Колчурино мәктәбе музее беренче урынны алды.

1 апрельдән 1 июньгә кадәр барган чисталык икеайлыгы дәвамында районыбызда байтак эшләр башкарылды.

Зур бәйрбәмне, бигрәк тә Сабан туен газета битләрендә ничек тасвирларга була? Бәйрәмгә хас күтәренкелекне, яшел аландагы җете матур төсләрнең төрлелеген, андагы  күңелле шау-шуны, күптән күрелмәгән дусларның очрашкач, берара бер-берсен танымыйча торып, аннары шапылдатып кул бирешүләрен, кочаклашып сөенеч белдерүләрен нинди сүзләр белән сүрәтләргә икән? Бала-чаганың: “Әни, татлы мамык алыйк әле!”–дип олыларның итән-чабуын тартуын, сора-инәлеп я бераз мыжгырдан алып теләгенә ирешкәч шатланганын, үткән җәйдә әле дөньяда булмаган, берничә ай элек кенә туган сабыен беләгенә салып, туганнарына, дусларына күрсәтеп йөргән атаның горурлыгын ничек укучыга җиткерергә? Сабантуйның мең төсләрен шунда үзе булганнар гына бөтен тулылыгы белән күрә, сизә, татып карый. Елына бер килгән бу борынгы бәйрәмдә үзеңә катнашырга кирәк шул, җәмәгать!

Бүген районның кайсы юнәлешенә барып чыксаң да юлда эшләүчеләрне күрәсең. Бер якта күтәрткән юлны яңартып, ком, вак таш түшәп асфальт җәяргә җыенсалар, икенче якта юлда яңа барлыкка килгән чокырларны ямыйлар. Шулай ук юл кырыйларындагы үлән чабыла, павильоннар яңартыла. Бу эшләрнең барысын да “Алексеевскдорстрой” ААҖнең 170 кешедән торган Әлки участогы коллективы башкара.

Аларның быел җәйге сезонда башкарган һәм башкарасы эшләре белән якыннанрак танышу өчен участокның җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллин белән бөтен районны диярлек әйләнеп чыктык.

 

Район ветеринария берләшмәсе шәхси хуҗалыклардагы малларны кигәвенгә, чебен-черкигә каршы препаратлар белән эшкәртә.

31 майда Бөтендөнья тәмәкесез бер көн акциясе булды.

Ел саен җәй башында илебездә социаль хезмәткәрләр көне билгеләрп үтелә. Ул Россия Президенты Указы белән 2000 нче елда календарьгә кертелгән иде.

 

Елның икенче яртысы өчен вакытлы матбугатка язылу дәвам итә.

12 июньдә билгеләп үтеләчәк Россия көне уңаеннан муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Фердинат Дәүләтшин барлык әлкилеләрне котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International