ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2012 ел
шимбә

Якын дустым Рафик Галләм улы Шәйхетдиновның мәңгелеккә күчүенә бер ел булды. Без аны үзәкләребез өзелеп искә алабыз, сагынабыз, догабыздан калдырмыйбыз.

Район Сабан туе 11 июньгә билгеләнде.

“Хузангай” кооперативы игенчеләре районда, алай гына да түгел, сөрү мәйданнары буенча аларга тиң булган республика хуҗалыклары арасында да беренчеләрдән булып язгы чәчү эшләрен төгәлләделәр. Сабан культураларын чәчүгә биредә чынлап торып 1 май көнне керешкән булсалар, 17 майга бу эшләрне төгәлләргә дә өлгерделәр.


18
май, 2012 ел
җомга

Сәламәтлек саклау системасын, медицина хезмәте күрсәтү өлкәсен шунда эшләүче шәфкать туташларыннан башка күз алдына китереп тә булмый. Табиб билгеләгән дәвалау чараларын тиешенчә үтәп, авыруны аякка бастыру, яшәү шатлыгы бүләк итү – аларның төп вазыйфасы бит. Статистика мәгълүматларына караганда, эш белән мәшгуль барлык халыкның 1 проценты – медицина хезмәткәрләре, аларның 0,9 проценты шәфкать туташлары икән бит.

“Челтәр компаниясе”  ААҖ авыл хуҗалыгы эшләре вакытында электр челтәре хуҗалыгы объектларының саклау зоналарында эш кагыйдәләре хакында исегезгә төшерә.

 

Сабантуй бәйрәмен чистарынып, җыештырынып каршылыйк – ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовтан әнә шул хакта телеграмма алынды.

10 июньдә Спас районының Болгар шәһәрендә “Изге Болгар җыены” була.

Чын гомуммилли бәйрәм дәрәҗәсенгә күтәрелгән бу чара Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә багышлап үткәрелә.

Татарстан район һәм авылларында Сабантуй бәйрәме 10-12 июньдә узачак.

2 июньдә Югары Колчуринода чуаш халкының милли бәйрәме Уяв үткәрелә.

Базарлы Матак елдан-ел чикләрен киңәйтә тора: биредә яңа йортлар төзелә, озын урамнар барлыкка килә. Район үзәгендә яшәүчеләрнең саны да арта. Билгеле, бу уңай күренеш, шул ук вакытта көнкүрештә кайбер проблемалар да китереп чыгара. Шуның берсе – халыкны чиста су белән тәэмин итү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International