ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2012 ел
җомга

Бүген районыбыз басуларында күбесенчә чүп үләннәргә, корткычларга каршы көрәш алып барыла, чәчелгән игеннәр тамырдан тукландырыла.

 

Юхмачы авылындагы “Кыңгырау” балалар бакчасына йөрүче сабыйлар өчен май бәйрәмнәре бик күңелле үтте. Безнең балалар бакчасына шәхси эшмәкәрләр Альтурович Василий һәм Евстигнеева Виктория күп төрле матур-матур уенчыклар һәм телевизор бүләк иттеләр.

“Кыңгырау” балалар бакчасы нәниләре мондый бүләкне беренче тапкыр кабул итте. Алар өчен бу бик сөенечле вакыйга булды. Шәхси эшмәкәрләргә алга таба да эшләрендә уңышлар телибез, сабыйларны шундый бүләкләр белән сөендергәннәре өчен чын күңелдән рәхмәтебезне газета аша җиткерәбез. Сезнең кебек мәрхәмәтле һәм ярдәмчел кешеләр күбрәк булсын иде.

Районыбыздагы күп кенә авылларда ел саен зират тирәләре төзекләндерелә, яз-көз айларында зират эчләре чүп-чардан, карт агачлардан арындырыла. Бу эшләр безнең Иске Матак зиратында да ел саен башкарылып килә.

11
май, 2012 ел
җомга

Апрель кичләренең берсендә район мәдәният йортының халык театры Туфан Миңнуллинның “Син мине күрәсеңме?” дигән әсәре буенча эшләнгән ике пәрдәлек музыкаль комедия күрсәтте.

10 майга оператив мәгълүматлар буенча,  районда сабан культуралары планлаштырылган барлык мәйданның  78 процентында чәчелде.

Бүген Әхмәт авылына чынлап та бәхет ишелеп килде дияргә була. Биредә бер-бер артлы ике заманча корылма – фельдшер-акушерлык пункты һәм күп функцияле авыл клубы төзелеп ята.

“Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләре объектлары тирәсендә янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре турында исегезгә төшерә.

Россия Федераль салым службасының ТР буенча 1 нче районара инспекциясе физик затны (ИНН таныклыгын) яшәү урынындагы салым органында интернет аша электрон төстә  исәпкә кую турында гариза бирү мөмкинлеге хакында хәбәр итә.

Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалыннан язгы чакырылышта 20 егет армия сафларына алыначак.

15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International