Үткән атнада хокук бозуларны профилактикалау буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы булды.
Вакыт дигәнең бигрәк тиз үтә. Казанда узасы ХХVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы көннәренә дә елдан аз гына артыграк вакыт калып бара. Масштабы һәм мөһимлеге буенча Олимпия уеннарына тиң булган Универсиадага әзерлек берничә ел элек башланды. Бүген инде күп кенә спорт корылмалары әзер булып, вакытлыча вузларда файдалануда, калганнары төзелеп бетү стадиясендә.
Район ЗАГС бүлеге начальнигы Рузалия Габдразак кызы Сафина һәм Иске Хурада авыл җирлеге башлыгы Сергей Владимирович Новиков “Муниципаль район муниципаль берәмлеге органы иң яхшы җитәкчесе” дипломы белән бүләкләнделәр.
Ел дәвамында берничә этапта үткәрелгән “Йолдызлык” яшьләр һәм балалар фестиваленең гала-концерты апрель ахрында булган иде. Алдагы еллардагы кебек үк, фестивальдә меңнән артык бала катнашты, ә соңгы концертта аларның иң-иңнәре чыгыш ясады.
Яраткан кече дусларыбыз – эт я мәче авырып китсә, имгәнсә, җәрәхәтләнсә, кая мөрәҗәгать итәргә, нинди белгечтән ярдәм сорарга? Зур шәһәрләрдә дистәләрчә ветеринария клиникалары эшләп тора, йорт хайваннарын дәвалый да бит.
Безнең ветеринария берләшмәсе дә районда шундый хезмәтләрне күрсәтә башларга карар кылды. Кечкенә йорт хайваннарын дәвалау белгечлеге алу өчен бер ветеринария табибын Ветеринария академиясенә укырга җибәрдек. Ул әлеге академия клиникасында практика үтте, бәләкәй йорт хайваннарын дәвалауның иң яңа ысулларын үзләштерде, имтиханнар тапшырып диплом-сертификат алды.
Чуаш республикасының Чабаксар районыннан китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар, язучылардан торган делегация районыбызда булып китте. Алар Сихтермә-Хузангай авылында китапханә хезмәткәрләре семинарында катнаштылар.
Безнең мәктәптә туган якны өйрәнү музее 1969 елдан бирле эшләп килә. Аңа мәктәпнең элекке тарих укытучысы Кадыйр ага Сибаев нигез сала. Музейга “Мәктәп музее” статусы бирелгәннән бирле монда күп кенә яңа экспонатлар тупланды, ул елдан-ел баеды.
19 май – Пионерия туган көн. Онытыла язган, әмма, искә төшерүгә, елмаерга мәҗбүр итә торган көн бу. Хәтерлисезме, өлкән һәм урта буын, урман аланнарында яккан учакларны, түгәрәккә тезелеп утырып, җырлаган пионер җырларын, вожатыйның “Пионер, коммунистлар партиясе эше өчен көрәшкә әзер бул!” дигән чакыруына куларны салютка күтәреп “Һәрвакыт әзер!” дип җавап бирүләрне? Ун маршрут буенча төрле чаралар үткәрүне? Слет, пионер сборлары, “Аҗаган”нарны?
Иртәгә, 19 майда, Татарстан матбугаты көне билгеләп үтелә.
22 майда, 10.00 сәгатьтә, район мәдәният йортында муниципаль район советының ундүртенче утырышы була.