ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Кошки авыл җирлеге, республика смотр-конкурсында җиңеп, 1 миллион сум грант отты. 

Әлеге акчага бульдозер агрегаты булган МТЗ-82 тракторы сатып алырга булалар.

25 декабрьдә  районыбыздан 18 укучы  традицион Республика чыршы бәйрәмендә катнашты.

Алар – төрле фән олимпиадалары җиңүчеләре, уку алдынгылары, спортта, җәмәгать эшләрендә актив катнашучылар. Тантанага баручылар арасында ятимнәр, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр дә бар иде.

Якташыбыз, республикадагы эре автотранспорт предприятиесе җитәкчесе Альберт Мөхәммәтшин Алпар авылы халкын Яңа ел бүләге белән сөендерде.

Юхмачы мәктәбенең  “Ак калфак” театр коллективы “Сәйяр” республика балалар һәм яшьләр театр фестиваленең зона этабы җиңүчесе булды.

Соңгы ун көндә шәхси хуҗалыклардан 167443 килограмм сөт хәзерләнде. Бу күрсәткеч узган елның шушы чорындагыдан 3,2 тоннага кимрәк, әмма декабрьнең икенче декадасында җыелганнан 2,2 тоннага күбрәк. Шәхси хуҗалыкларда асралучы һәр сыердан уртача 7 килограмм сөт хәзерләнде.

Район мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен күңелле Чыршы бәйрәме үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International