Катнаш типтагы явым-төшем һәм җылыну аркасында бина түбәләреннән кар ишелүе мөмкин.
Проектта кирәкле матди-техник һәм кадрлар мөмкинлекләре булган белем бирү оешмалары катнашачак.
Салман авылында яшәүче Искәндәр Хәлиуллин халык җыенында район кулланучылар берлеген күп еллар җитәкләгән Петр Шуваловның истәлеген мәңгеләштерергә тәкъдим итте.
Көндезге сәгатьләрдә термометр баганалары 10 градустан югарырак күтәрелмәячәк.
Көзге культура чәчүлекләрен соңгы тикшерү нәтиҗәләре турында Россия Авыл хуҗалыгы үзәгенең Әлки филиалы начальнигы Рафыйк Сафин хәбәр итте.
Районга мобиль поликлиника килде. Аның максаты – үзәктән читтә урнашкан авылларда яшәүчеләргә медицина ярдәме күрсәтү.
Бер ай дәвамында районыбызда республика клиник хастаханәсеннән килгән табиблар эшләячәге хакында язган идек инде. Әлеге сәламәтлек автопоездын үз күзләребез белән күрү, аның белгечләре белән танышу өчен поликлиника эшләгән беренче пунктка – Юхмачы авылына юл тоттык.