Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
ЯҢАЛЫКЛАР
16
август, 2013 ел
җомга
Мәрьям апаларда өй туе
Иске Салман авылында яшәүче Мәрьям апа Әхмәтҗанова яңа өйле булды. Ул тиздән үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә җыена. 1939 елны хәрби хезмәткә алынган, аннан Бөек Ватан сугышы михнәтләрен, Суслонгер лагере газапларын кичкән ветеран Котдус Йосып улының тол хатыны ул Мәрьям апа. Котдус абый 1989 елны вафат булган. Мәрьям апага Ходай озын гомер, сәламәтлек биргән. Яңа өй аңа ветераннарның торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән дәүләт программасы нигезендә төзелде, аны "Строитель и К" оешмасы җиткерде. Яңа өенең рәхәтен күреп саулык белән тагын-тагын да яшәсен иде әле Мәрьям апа.
Фаҗигаләр кабатланмасын
Юл һәлакәтләренең никадәр кайгы-хәсрәт китерүен, япь-яшь гомерләрне өзүен, кешеләрне инвалид итеп калдыруын, шулай ук күпме матди югалтуларга дучар итүен сөйләп торасы да юк. Һәм күпчелек очракта аварияләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү китереп чыгара. Тизлекне арттыру, каршы як хәрәкәт полосасына чыгу, иминлек каешларын эләктермәү, руль артына салмыш хәлдә утыру – болар бар да юл сәфәрен фаҗигагә әйләндеререгә мөмкин.Юл һәлакәтләренең никадәр кайгы-хәсрәт китерүен, япь-яшь гомерләрне өзүен, кешеләрне инвалид итеп калдыруын, шулай ук күпме матди югалтуларга дучар итүен сөйләп торасы да юк. Һәм күпчелек очракта аварияләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү китереп чыгара. Тизлекне арттыру, каршы як хәрәкәт полосасына чыгу, иминлек каешларын эләктермәү, руль артына салмыш хәлдә утыру – болар бар да юл сәфәрен фаҗигагә әйләндеререгә мөмкин.
30 мең гектарда игеннәр җыелды
Районда быел игеннәр 47 мең 800 гектарда үстерелде. 15 августка шуның 30 мең 514 гектарында бөртеклеләр җыеп алынды. Уңыш барлык мәйданның 64 процентында җыеп суктырылган дигән сүз.
Районда 4,5 мең гектарда борчак үстерелгән иде. Ул яңгырларга бик эләкмичә тулысынча җыеп алынды. Борчакның уңышы гектардан уртача 13,7 центнер тәшкил итте.
15
август, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Юлда һаман кагыйдә бозалар
Үткән атнада районда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 78 очрагы теркәлгән.
Фермерларга ярдәм программасында катнашыгыз
Республикада башлап эшләүче фермерларга ярдәм итү буенча 2012-2014 елларга исәпләнгән программада катнашуга конкурс игълан ителде.
Авылларыбыз яктыра
Базарлы Матакның 56 урамында баганаларга яктырткычлар куелган.
Хокук сакчылары бүләкләнде
Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Сергей Ерыганов һәм аның урынбасары Әгъләм Тукмаков район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Бу олы бүләккә алар район территориясендә җинаятьләрне оператив ачу һәм хокук тәртибен тәэмин итү өчен лаек булдылар.
Башкала төзүчеләргә бәйрәм ясады
Казанда төзүчеләр көненә багышлап үткәрелгән бәйрәмдә – Сабан туенда безнең районнан да зур делегация катнашты.
Чучкаларны ябып кына тотарга!
Россиядә дуңгызчылыкта катлаулы хәл туды. Бу африка чумасы белән бәйле. Быел Россия Федерациясенең 14 субъектында дуңгызларда африка чумасының инде 105 очрагы теркәлде.
14
август, 2013 ел
чәршәмбе
Уракка чәчү тоташты
Игенчеләребез соңгы көннәрдәге кояшлы, аяз һава шартларыннан тулысынча файдаланырга тырыша. Районда 13 августка бөртеклеләрнең 58 процент мәйданында игеннәр җыеп алынды. Уңыш әлегә гектардан уртача 26,5 центнер тәшкил итә.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз