Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
ЯҢАЛЫКЛАР
14
август, 2013 ел
чәршәмбе
Бүләк букчалар "бишле"ләр белән тулсын
9 августта Балалар иҗаты йорты бинасында "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясе кысаларында зур чара булды. Анда быел беренче сыйныфка баручы 180 малай һәм кызга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырылды. Шулай ук күп балалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче укучыларга букчалар һәм спорт киемнәре бүләк ителде.
Футбол чемпионаты
Футбол буенча район чемпионаты дәвам итә.
Чит-ят кайгы булмый
Вертолетта иген кырлары өстеннән очканда РФ Дәүләт Думасы депутаты, аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең беренче урынбасары Айрат Хәйруллин бөртеклеләр басуында дөрләгән утны күреп ала.
Янгын "Кызыл Шәрык" агрохолдингының бер басуында (Иске Камка авылы тирәсендә) уҗым бодаен урганда килеп чыккан. Моңа комбайнның ватылуы сәбәп була: барган шәпкә аның подшипнигы төшеп кала, очкын чыга – коры саламга күкерт кебек дөрләп китәргә бу җитә кала. Ут бик тиз кырга тарала, моңа җил дә булыша.
13
август, 2013 ел
сишәмбе
Эшмәкәрләр, сезнең өчен
Республиканың Икътисад министрлыгы субсидияләр формасында дәүләт ярдәме күрсәтү өчен кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының бизнес-проектларына конкурс сайлавын дәвам итә.
Конкурста катнашуга заявкаларны министрлык 2013 елның 30 октябренә кадәр кабул итә. Эш көннәрендә заявкалар 9.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһ., Мәскәү ур., 55, 125 нче кабинет. Заявкаларны шулай ук республиканың эшмәкәрлеккә ярдәм үзәге вәкиллегендә (Чистай шәһ., Карл Маркс ур., 160) тапшырырга була.
Уракның кызган чагы
Һава шартлары катлаулы булуга карамастан, "Красный Восток" агрохолдингы кырларында терлек азыгы әзерләү һәм бөртекле культураларны җыю тулы куәтенә дәвам итә. Чөнки җәйнең соңгы ае – авыл хезмәтчәннәре өчен иң җаваплы чор. Юкка гына халыкта: августта тирләмәсәң – февральдә җылынмассың, димәгәннәрдер.
Бүгенге көндә күпьеллык үләннәр чәчелгән 17,9 мең гектар мәйданда печән чабу тәмамланган, шулай ук 23 мең гектарда берьеллык үләннәр җыеп алынган. 160 мең тоннадан артык сенаж һәм 16,3 мең тонна печән әзерләнгән. Тулаем алганда, "Красный Восток" агрохолдингы хезмәтчәннәре һәр шартлы терлеккә 11 мең центнер азык берәмлеге туплаган.
Газизебез арабыздан китте
Гаиләбез бик зур югалту кичерде. 31 июльдә 101 нче яшендә сөекле әтиебез, дәү әтиебез Владимир Павлович Романов арабыздан мәңгелеккә күчте. Ул Юхмачыда соңгы сугыш ветераны иде. Дәү әтиебез Бөек Ватан сугышының башыннан азагына кадәр фронтта була. Хәрби шофер Романов фронт юлларын үтеп Австриягә кадәр барып җитә, Җиңү көнен Венада каршылый. Сугышта ул контузия ала, күп хәрби бүләкләргә ия була.
26
июль, 2013 ел
җомга
Хезмәтләрен олыладылар
Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә язгы чакырылыш районда уңышлы тәмамланды.
Урак вакыты имин үтсен
Республика басуларында кызу урак өсте дәвам итә: кырларны иңләп комбайннар эшли, йөк машиналары ындыр табакларына ашлык ташый. Бу эшләр безнең районда да тулы куәткә алып барыла. Әмма сүзебез бүген аз гына башка нәрсә турында. Ел саен урып-җыю чорында республиканың агросәнәгать комплексында эшләүчеләрнең бәхетсезлек очракларына юлыгулары, авыр тән җәрәхәтләре алулары, хәтта, ни аяныч, һәлак булулары күзәтелә.
25
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Агыла икмәк басулардан
"Востокзернопродукт" ябык акционерлык җәмгыятенең Базарлы Матак янәшәсендә урнашкан элеваторында кызу эш чоры. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында бирегә басулардан яңа суктырылган ашлык кайта.
АВЫЛДАГЫ ӨЕҢ ӨЧЕН БОРЧЫЛМА
"Кайда егыласымны белсәм, салам түшәп куйган булыр идем", – дигән гыйбарәне барыбызның да ишеткәне бар. Күңелсез вакыйгаларны кисәтү өчен, иртәгә үзең белән ни буласын белеп тору зыян итмәс иде, билгеле. Әмма күрәзәчелек сәләте булмаса да, үзеңне кайбер финанс югалтулардан сакларга була. "Ничек?" дисезме? Җавап гади: "Иминиятләштереп!"
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз