ЯҢАЛЫКЛАР


23
август, 2013 ел
җомга
1976 елда бөтенсоюз билгеләмәсе буенча районыбызга килеп, Надежда Ларионова Колчурино балаларына математика укыта башлый. Ә 1995 елдан ул  мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары итеп билгеләнә.
Менә 2013 елның җәе дә узып бара. Җәй ул каникуллар, отпусклар вакыты гына түгел, ремонт, төзекләндерү эшләре өчен дә иң кулай чор. Безнең Чуаш Кичүе мәктәбе дә каникул вакытында  ремонтланды, матурайды.
Июль ахырына инде мәктәбебез яңа уку елына тулысынча әзер иде. Ремонт эшләрендә район хакимиятенең  ярдәме дә зур булды, мәктәп коллективы да зур тырышлык куйды. Без барыбыз да – укучылар, укытучылар, техник хезмәткәрләр мәктәп яны участогында һәм зур теплицабызда җиң сызганып эшләдек. Әлеге теплицада яшелчә үсентеләре үстереп халыкка сатып, без 70 мең сум акча эшләдек. Бу средстволар мәктәпне ремонтлауда да файдаланылды.
Бөек рус язучысы Лев Толстой болай язып калдырган: "Әгәр укытучы эшен генә ярата икән, ул яхшы укытучы була. Әгәр укытучы укучыны аның әтисе, әнисе кебек үк яратса, ул барлык китапларны укып чыккан, әмма эшен дә, укучыларын да сөймәгән укытучыдан яхшырак. Ә инде укытучы эшен дә, укучыларын да ихластан ярата икән, ул –  камил укытучы".

21
август, 2013 ел
чәршәмбе
Хәйруллинның Хәйрия фонды Татарстанның аз тәэмин ителгән гаиләләрендә тәрбияләнүче беренче сыйныфка баручы балаларга  мәктәп кирәк-яраклары салынган букчалар бүләк итте.
Авыл җирендә туып-үсеп, авыл хуҗалыгы һөнәрен сайлаган һәм  язмышларын туган як белән бәйләгән  райондашларыбызның берсе ул Илнар Гарипов. Ул умартачы һөнәрен үз иткән, һәм бу хезмәт бүген аның өчен төп яшәеш чыганагы булып тора.
"Казан-Арена" стадионын сафка бастыруда актив катнашкан өчен республика хөкүмәте районыбызны дүрт спорт мәйданчыгы белән бүләкләде.
Үткән атна дәвамында укытучылар төрле фәннәр буенча секцияләрдә шөгыльләнделәр.
Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин крестьян (фермер) хуҗалыгы җитәкчесе Юрий Тяминовка бәрәңгенең перспективалы, югары уңышлы сортларын игүе һәм сугару системасын гамәлгә кертүе өчен рәхмәт белдерде.

"Хузангай" кооперативы 16 августка  районда беренчеләрдән булып бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар урагын төгәлләде.

16
август, 2013 ел
җомга
30 ел элек, консерватория тәмамлагач, Мирсәет Сөнгатуллин туган авылына кайтып мәктәп ишегалдында концерт куйган иде. Быел, 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткән җәйдә, ул кабат, бу юлы инде Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты буларак, моң чишмәсенең башы булган, үзенә җыр канатлары куйган туган төбәге Татар Борнаенда авылдашларына зур концерт күрсәтте. Бу авыл халкына гына түгел, бик күп әлкилеләр өчен чын җыр бәйрәме булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International