Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
ЯҢАЛЫКЛАР
18
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Почта таратучыларга бүләкләр
Агымдагы елның II яртысына вакытлы матбугатка яздыруны уңышлы башкарып чыкканнары өчен бертөркем почта хезмәткәрләре район башлыгының һәм район башкарма комитетының Рәхмәт хатына һәм Мактау грамоталарына лаек булдылар.
Командабызның уйнаучы тренеры
Физкультура һәм спортны үстерүгә районда зур игътибар бирелә, шуңадыр, төрле дәрәҗәдәге ярышларда җиңүчеләр, призлы урыннар яулаучылар бездә аз түгел. Шундыйларның берсе – волейбол буенча спорт мастерлыгына кандидат Алексей Новиков.
Игенчеләр уракка төште
16 июльгә район басуларының 2900 гектар мәйданында көзге бодай һәм борчак теземнәргә салынды. Көзге бодай 1043 гектардан суктырылды, 2421 тонна яңа уңыш алынды. Уңыш һәр гектардан уртача 23,2 центнер тәшкил итә.
Уракка беренче "Хузангай" кооперативы игенчеләре кереште. Биредә 7 "МакДон" тәүлек әйләнәсе көзге бодайны теземнәргә сала. Игенчеләр 26 комбайн белән 1000 гектар мәйданнан бодайны суктырып алдылар.
"Кызыл Шәрык-Агро"ның "Үзәк Әлки" филиалы «Иске Матак» отрядында арыш, «Иске Тахтала»да борчак суктыралар.
"Кызыл Шәрык-Агро"ның «Борискино» отряды кырында кичә бөртек суктыруда 9 комбайн эшләде. Игенчеләр уҗым бодаен турыдан -туры җыеп алалар. Яңгырлар яумаса да, бу кырның һәр гектарыннан якынча 22 центнер уңыш чыга.
Бердәм халык эшли дә, ял да итә белә
Календарьда бәйрәмнәр күп, әмма барлык халыкны берләштерүче, һәркемне канәгатьләндерүче вакыйгалар бармак белән санарлык кына. Мәсәлән, Яңа ел, Сабантуй... Соңгы елларда популярлашып киткән авыл көннәре әнә шундыйлар рәтендә.
Олы ярдәмегез өчен рәхмәт
Соңгы берничә ел авыл хуҗалыгы өчен катлаулы, авыр булды. Агымдагы ел да ансатлардан түгел – коры кызу көннәр терлекчеләр өчен зур сынаулар тудырды. Терлек азыгы хәзерләү экстремаль шартларда алып барыла дисәк тә, арттыру булмас. Ярый әле шундый катлаулы чорда район хуҗалыкларына әлкилеләр ярдәмгә ашыкты.
17
июль, 2013 ел
чәршәмбе
Хезмәттәшләренә үрнәк итеп куялар
Көндәлек тормышыбызны элемтә чараларыннан башка күзаллавы кыен. Күп кенә көнкүреш мәсьәләләрен почта элемтәсе ярдәмендә хәл итәргә туры килә. Безнең районда почта элемтәсе хезмәтләрен таләпчән һәм абруйлы Лидия Чуманова җитәкләгән бердәм һәм эшчән коллектив күрсәтә.
Уку елына – яңартылган бина
Татарстан Президенты башлангычы белән кабул ителгән программа нигезендә узган елда Базарлы Матак һәм Яңа Салман мәктәпләренә капиталь ремонт ясалды. Программа быел да гамәлдә, аның кысаларында Иске Матак, Алпар, Борискино мәктәпләре ремонтлана.
Мең кат ишеткәнче, бер күрүең яхшы
Бүген – 27 нче Җәйге Универсиаданың соңгы көне. Беренче ярышлары 5 июльдә үткән зур спорт бәйрәмен меңләгән кеше тамаша кылды, үзе яраткан спорт төре буенча ярышларны карап ләззәтләнде, төрле ил командалары һәм, билгеле инде, беренче чиратта Россия спортчылары өчен җан атты. Студентлар уенын күрергә дип, безнең районнан да күпләр Казанга барды. Без алардан Универсиада тәэсирләре белән уртаклашуларын сорадык.
Кыр эшләрен алдан килештереп башкарырга кирәк
Кырларда авыл хуҗалыгы эшләре дәвам итә. Кызганычка каршы, аларны башкарганда электр челтәре хуҗалыгы объектларының саклау зоналарында эшләү кагыйдәләре һәрвакытта да тиешенчә үтәлми. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, моны эшләргә закон буенча тиеш булсалар да, үзләренең гамәлләрен "Челтәр компаниясе" ААҖ белән килештермиләр. Нәтиҗәдә электр челтәрләре объектларына зыян килә. Аларны төзәткән һәм торгызган арада торак пунктлар, фермалар, ындыр табаклары һәм агросәнәгать предприятиеләре күпмедер вакытка электрсыз кала. Механизаторларның үзләренә дә куркыныч яный бит.
15
июль, 2013 ел
дүшәмбе
Конкурстан үтүчеләргә субсидияләр
Татарстанның Икътисад министрлыгы агымдагы елның 30 октябренә кадәр Лизинг-Грант кысаларында субсидия бирү өчен заявкалар кабул итә.
Субсидияләргә түбәндәге юнәлешләрдәге чараларны тормышка ашыручылар өмет итә ала: төрле җиһазларны лизингка алганда беренче кертемне түләү; инновацион продукция эшләүче һәм тормышка ашыручы кече һәм урта эшмәкәрләргә ярдәм итү; электр хуҗалыгына тоташуны түләүгә, энергия саклау чараларына, энергетик тикшеренүләр үткәрүгә тотылган чыгымнарны субсидияләү. Заявкалар тапшыру тәртибе Татарстан Икътисад министрлыгы сайтында яхшылап аңлатылган, район газетасында да берничә тапкыр басылды.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз