ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Агымдагы ел уңышын җыеп алуда барлыгы 90 комбайн катнашачак.

10
июль, 2013 ел
чәршәмбе
Массакүләм мәгълүмат чаралары илнең төрле почмакларында энтеровируслы йогышлы авыруларның барлыкка килүе турында борчылып хәбәр итәләр. Россия Федерациясендә ел саен күзәтелә торган сезонлы авырулар бигрәк тә Кытай белән чиктәш районнар өчен характерлы – биредә хәтта үлем белән тәмамланган очраклар да сезон саен диярлек теркәлә.
Меңьеллык Казаныбыз берьюлы шулкадәр кунак кабул иткәне булды микән... Универсиада көннәрендә башкалабызга ерак һәм якын чит илләрдән тыш Рәсәйнең төрле төбәкләреннән дә делегацияләр килде. Аларны каршы алу Татарстан районнары вәкилләренә йөкләнде.
Башкалабыз Казанда 27 нче Җәйге Универсиада искиткеч кызык һәм онытылмаслык шоу белән башланып китте. Казан-Арена стадионында Россия һәм анда яшәүче халыкларга багышланган театрлаштырылган тамаша күрсәттеләр. Аның бер өлеше Татарстан башкаласы тарихын да чагылдырды.
Нинди хәл инде бу – Базарлы Матакның нәкъ үзәгендә кәҗәләр, сыер һәм сарыклар иркенләп йөри, әйтерсең, көтүгә чыкканнар. Утырткан агачлар һәм куакларга, карап үстергән чәчәкләргә зыян салалар, урамнарны пычраталар, гомумән, район үзәгенең "дәрәҗәсен" төшерәләр.
Быел IV Бөтенроссия авыл Сабан туе Пермь краеның Барда авылында узды. Әлеге олы бәйрәмдә зур делегация белән Татарстан да катнашты. Бөтендөнья татар конгрессы Урал ягында узган Сабантуйда республиканың һәр районыннан вәкил катнаштырырга тырышкан. Шулай итеп без – язучылар, шагыйрьләр, журналистлар, артистлар, җәмәгать эшлеклеләре бергә зур төркем булып, берничә дәү-дәү автобус белән еракка – Пермь крае Барда районына кузгалдык.

8
июль, 2013 ел
дүшәмбе
Көч түкмичә, хезмәт куймыйча гына акча юнәтүнең нинди генә юлларын эзләми кайберәүләр. Әйтик, хезмәт урыннары була торып, эшсезләргә бирелә торган пособиене алырга кызыгучылар бар. Ә эшләп торган кешенең алдау юлы белән эшсезлек пособиесен алуы – җинаять ул.
Авыл җирендә  терлек асрамыйча көн күрүне күз алдына  китерүе дә кыен. Аеруча сыер малы авыл кешесенең төп туендыручысы санала. Сыерлы көнең – сыйлы көнең, дигән әйтем татар халкында тикмәгә генә барлыкка килмәгәндер. Ләкин ул сый табынга килеп ирешкәнче авыл кешесенә никадәр борчу-мәшәкать кичәргә, күпме тырышырга туры килүен мал асраган кеше үзе генә беләдер.

5
июль, 2013 ел
җомга
Район хуҗалыкларында печән һәм сенаж хәзерләү кызу темплар белән бара.
Бүгенгә барысы 42 мең 480 тонна сенаж салынган. Терлек азыгы хәзерләү белән беррәттән басулар чүп үләннәргә, корткыч бөҗәкләргә, авыруларга каршы эшкәртелә. Әлеге чаралар барлык мәйданнарның яртысыннан артыгында башкарылган.
Балалар китапханәсе хезмәткәрләре Салман приютында эчтәлекле һәм файдалы чара үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International