Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
ЯҢАЛЫКЛАР
25
октябрь, 2013 ел
җомга
Җиң сызганып эшлисе мәйданнар байтак әле
Быелгы һава торышы игенчегә яз башында изге юл теләп, кыр эшләрен башлап җибәрергә әйбәт мөмкинлек тудырды. Яз иртәсендә бөртекләр җир куенына кереп урнашып, матур гына үсеп китте, янәшәдә уҗымнар алардан узып, тагын да матуррак төс алды, иген-кырларыбыз шау-гөр килеп кузгалды. Күпләр көзге уңышның әйбәт булачагына инанганнар иде. Әмма җәйге корылык фаразларны акламады, меңләгән гектарларда сабан культуралары түбән уңыш бирде.
Өстәвенә соңгы ике айда яңгырлы, салкын көннәр белән табигать-анабыз авыл хезмәтчәннәренең көз башкарыла торган агрочараларын шактый тоткарлады. Әмма нинди генә һава шартлары хөкем сөрмәсен, җилләрнең кайсы гына исмәсен, районыбыз басуларында эшнең туктап торганы юк. Билгеле монда игенчеләребезнең тырышлыгы бик зур.
Күчемсез милекне сату-алу килешүләрен ничек дөрес рәсмиләштерергә?
Күчемсез милекне сату-алу алыш-бирешләре – гаять җитди һәм җаваплы адым. Андый вакытта кешедә алыш-бирешнең хәвефсезлеге, исәп-хисап ясау тәртибе белән бәйле күп сораулар туа. Килешүне, шул исәптән сату-алу объектының бәясе күрсәтелә торган пунктны эшләү буенча да сораулар туа. Еш кына бәя урынына объектның кыйммәтен күрсәтәләр, бу билгеләмәләрнең икътисадый табигатен исәпкә алмыйча, аларны тигез хокуклы итеп файдаланалар. Чыннан да, беренче карашка бер-беренә тәңгәл кебек күренгән бу ике билгеләмәнең аермасы нәрсәдә соң, һәм аларны дөрес файдаланмау нинди нәтиҗәгә китерергә мөмкин? Бу хакта безгә Росреестрның Татарстан Идарәсендә аңлаттылар.
«Серле юлга сәфәр…»
Киләсе елның февраль аенда Совет гаскәрләрен Әфганстан Республикасыннан чыгара башлауга 25 ел тула. 15 февраль – Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне. Рәсми мәгълүматлар буенча әлеге "Игълан ителмәгән" сугышта 15 меңләп солдат һәм офицер һәлак була.
24
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Айлык тәмам. Әмма эш дәвам итә
Татарстан Республикасы Прокуратурасы башлангычы белән 15 сентябрьдән 16 октябрьгә чаклы "Наркотиксыз тормыш" дигән девиз астында айлык үткәрелгән иде. Төрле оешма һәм учреждениеләр катнашында ай буе районда наркотикларның таралуын, яшьләрнең наркотик матдәләр куллануын кисәтүгә юнәлтелгән чаралар үткәрелде, ә нәтиҗәләр исә район башкарма комитеты утырышында ясалды.
Армиядәге тотрыклылык кызыктыра
Эш бүлмәбезгә ике егет килеп керде. Яңа Салманнан Рафил Фәтхуллин белән Илдар Мифтахетдинов икән. Рафил Россия Кораллы Көчләрендә контракт буенча хезмәт итә, әти-әнисен күреп китәргә дип ялга кайткан. Ә Илдар – аның балачак дусты, өч ел элек үк армия хезмәтен тутырган, хәзер исә, уйлап-уйлап караган да, Рафил үрнәгенә ияреп, кабат армиягә китәргә җыена. Армия дигәч тә, егетләрнең юллары ерак түгел: Рафил Самарада, ә Илдар Казанны сайлаган.
Үзебез үстергән тәмле дә, файдалы да
үзебез зур тырышлык, хезмәт куеп үстергән яшелчә, җиләк-җимешне, итне кулланыйк. Алар тәмле дә, файдалы да. Табигать безгә үз хәзинәсеннән мул уңыш биргән, юмарт өлеш чыгарган икән, без шуңардан кинәнеп файдаланыйк.
Сөтнең һәр литры кадерле
Агымдагы елның 9 аенда шәхси сектордан 4773 тонна сөт хәзерләнде, сөт тапшыручыларга 60 миллион сум акча түләнде.
22
октябрь, 2013 ел
сишәмбе
Үзешчәннәр өчен яңа бәйге
Районда 19 октябрьдән үзешчән сәнгать коллективлары арасында "Мәдәният – яктылык чыганагы" смотр-конкурсы башлана.
Республика прокуроры кабул итә
22 октябрьдә 15.00-16.00 сәгатьләрдә гражданнарны Татарстан Республикасы прокуроры юстиция өлкән советнигы Илдус Сәет улы Нәфиков кабул итәчәк.
Прокурор коррупция, миграция, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча кабул итә. Кабул итү район прокуратурасы бинасында (Базарлы Матак ав., Кыр ур., 21) була. И.С.Нәфиковка шәхси мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итәргә теләүчеләр алдан 20-7-39 телефоны буенча язылып куйсыннар иде.
Техника кышкы "ялга чыга"
Районда кыр эшләреннән бушаган техниканы саклауга кую һәм машина-трактор паркының техниканы ремонтлауга әзерлеген тикшерү бара.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз