ЯҢАЛЫКЛАР


25
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
"Востокзернопродукт" ябык акционерлык җәмгыятенең Базарлы Матак янәшәсендә урнашкан элеваторында кызу эш чоры. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында бирегә басулардан яңа суктырылган ашлык кайта.
"Кайда егыласымны белсәм, салам түшәп куйган булыр идем", – дигән гыйбарәне барыбызның да ишеткәне бар. Күңелсез вакыйгаларны кисәтү өчен, иртәгә үзең белән ни буласын белеп тору зыян итмәс иде, билгеле. Әмма күрәзәчелек сәләте булмаса да, үзеңне кайбер финанс югалтулардан сакларга була. "Ничек?" дисезме? Җавап гади: "Иминиятләштереп!"
Урта Биктимер авылы янындагы күпергә бу көннәрдә капиталь ремонт ясала. Ремонт эшләрен "Мостовик" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять башкара.

23
июль, 2013 ел
сишәмбе
Тормышыбызда бәйрәмнәр күп, аларның һәрберсе үзенчәлекле, мәгънәле. Бәйрәмнәрнең күп гасырлык тарихлылары да, календаребызга чагыштырмача күптән түгел кергәннәре дә бар. Шундыйларның берсе – Россиядә берничә ел элек билгеләп үтелә башлаган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне.
Район басуларында урып-җыю эшләре киң колач җәя. Ашлык суктыруда 57 комбайн эшли. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре 1498 гектар мәйданда уҗым бодаен, 457 гектарда көзге арыш суктырып алганнар. Уңыш һәр гектардан уртача 22,2 центнер тәшкил итә.

22
июль, 2013 ел
дүшәмбе
Җәйге каникуллар вакытында район юлларында велосипедчыларны, скутер һәм мопедта йөрүчеләрне еш очратырга була. Шул уңайдан юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясенең район бүлекчәсе кисәтә: юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен әлеге транспорт чараларын йөртүчеләр юл  кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиешләр.

19
июль, 2013 ел
җомга
"Строитель и К" төзелеш оешмасы социаль программалар кысаларында торак төзү белән шөгыльләнә.
Юл транспорты һәлакәтендә зыян күрмәү, үзең дә аварияләрнең сәбәпчесе булмау өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен генә үтәргә кирәк тә бит... Әмма, кызганычка каршы, ул кагыйдәләрне җитди аварияләрдән соң гына искә төшерәбез. Юлларда балалар зыян күрсә, бигрәк тә алар һәлак булса, аеруча аяныч. Хәзер балалар җәйге каникулларда, иртәдән кичкә кадәр уен белән мәшгуль, бирелеп китеп юлга чыкканнарын да сизми калалар кайчак. Тиз йөрергә яратучылары олы юлдан велосипед белән җилдерә. Димәк, аларга игътибар кирәк. Шуны истә тотып, хәзерге вакытта "Игътибар, юлда балалар!"  дигән кисәтү акциясе уздырыла.
Хезмәт урынына карата төрле таләпләр куела. Беренче чиратта ул шунда эшләүче өчен куркынычсыз булырга тиеш. Хезмәт урыннарының иминлеге өчен оешма-предприятиеләрдә җаваплы затлар билгеләнә, алар үз эшче-хезмәткәрләренең эш урыннарын даими рәвештә карап-тикшереп торырга тиешләр. Әмма бөтен җирдә дә үтәлсә иде ул таләпләр!..

18
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Май аеннан бирле районда кайбер категория гражданнарга диспансерлаштыру үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International