ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2013 ел
җомга
Түбән Әлки урта мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары командасы "Хәвефсез тәгәрмәч" республика конкурсында өч призлы урын яулады.
Рәфәс Билалов җитәкчелегендәге әлеге команда район бәйгесендә беренчелекне алган иде. Яшь  юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары оешуның 40 еллыгына багышланган быелгы республика бәйгесе исә
Яр Чаллы шәһәрендә узды. Һәрвакыттагыча, безнең яшь инспекторлар анда үзләренең осталыгын һәм яхшы әзерлеген күрсәттеләр.
2 июньдә, якшәмбе көнне, Сихтермә-Хузангай авылында Сабан туе була.
Карга авылы мәдәният йорты бинасында капиталь ремонт башланды.
Үз эшеңне ачу мөмкинлеге тугач, күпләр алып-сату кәсебенә кереште. Продукция җитештереп сату белән санаулылар гына шөгыльләнә. Әмма, аз булса да, районыбызда җитештерү белән мәшгуль эшкуарлар бар. Шундыйларның берсе – Базарлы Матактан Тәлгать Әхмәтшин.
Росреестрның Татарстан буенча идарәсе хәбәр итә: республикада үткән елның 8 августыннан бирле кадастр эшчәнлеге өлкәсендә үзен-үзе җайга салучы оешма - "Татарстан Республикасы кадастр инженерлары берләшмәсе" коммерциячел булмаган партнерлык эшләп килә.
Менә тагын бер уку елы артта калды. Мәктәп балаларының җәйге каникуллары башланды. Балалар җәйге чорда файдалы эшләр белән мәшгуль булырга, саф һавада хәрәкәтле уеннар белән шөгыльләнеп, рәхәтләнеп ял итәргә тиешләр, билгеле. Балаларның җәйге ялын оештыру район башкарма комитетының чираттагы утырышында да каралды.

30
май, 2013 ел
пәнҗешәмбе
"Алексеевскдорстрой" ААҖ Әлки участогы эшчеләре районда юлларның сыйфатын яхшырту буенча күләмле эш алып баралар.
27 майда 11 сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханының беренчесен тапшырдылар.
Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы үткәрә торган "Ел табибы-Ак чәчәкләр" бәйгесенең финалына чыгучылар арасында районыбызның ике табибы да бар.
Узган ун көндә районда  халыктан 219 тонна сөт җыеп эшкәртүчеләргә тапшырылды. Бу үткән елның шул чоры күрсәткеченнән 21 тоннага, ә алдагы ункөнлектәгедән 9 тоннага күбрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International